Николо-Берёзовка җәмигъ мәчете () – Башкортстанның Кызыл Кама районы үзәге Николо-Берёзовка авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Николо-Березовка авылы Мәхәллә № 1393» җирле мөселман дини оешмасы карамагында Местная мусульманская религиозная организация "Махалля" с. Николо-Березовка муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан. Религии Башкортосана.

Тарих 1550 елда рус кирмәне буларак төзелгән Николо-Березовка авылында (2015 елга кадәр штб), 2010 елда халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, татарлар һәм башкортлар 6 мең кешедән торган авыл халкының яртысыннан күбрәген тәшкил иткән. Авылда мөселман җәмгыяте 2000 елның 7 июлендә оешкан һәм җирле мөселманнар авылда мәчет төзү өчен эш башлаган.

Тасвирлама 2002 елда авылның Кама елгасыннан ерак почмагында, урман башланган урында силикат кирпеченнән мәчет төзелгән. Архитектурасы белән 1995 елда Кызыл Кама районы Куян авылында төзелгән мәчетнең игезәге. Тәрәзәләренең өске бүлемендә түгәрәкләр булуы белән аерылып тораУфимские разговоры. Page 175 SkyscraperCity Forum.

Мәчет каршында мәдрәсә эшли. Мәчеттә даими рәвештә намазлар укыла, исем кушу, никах үткәрү йолалары үткәрелеп килә, мөселман бәйрәмнәре уздырылаИстория села. Официальный сайт Николо-Березовский сельсовет Рамазан ае башланды. «Кама таңнары», 13.04 2021.

«Николо-Березовка авылы Мәхәллә № 1393» җирле мөселман дини оешмасы 2013 елның 1 гыйнварында Федераль налог хезмәтендә рәсми теркәлү узган Местная Мусульманская Религиозная Организация "Махалля" С. Николо-Березовка (ИНН 0231002340).

2014 елда район хакиме Рөстәм Марат улы МусинРустам Мусин ВКонтакте, «Җылылык челтәрләре» (җитәкчесе Айрат Мортазин), «Автопласт» (директоры Андрей Ковшов) предприятиеләре, сату нокталары хуҗалары һ. б. эшмәкәрләр ярдәме белән мәчеттә ремонт эшләре башкарыла, идән җылытыла, автомат җылыту системасы алмаштырыла Ремонт в мечети Николо-Березовки планируют завершить к Курбан байраму. YouTube (видео, 2:14).

Җитәкчелек Рәисләр - имам-хатиблар: Хәмәтнуров Илнур Фәндәвис улы Әхмәдишин Рафаэль Ибраһим улы 2019 елның 22 маеннан – Нурисламов Зифел Гимадел улы Имам-мөхтәсиб: Салихҗанов Рәсим Мәганәви улы

Искәрмәләр

Сылтамалар Местная мусульманская религиозная организация "Махалля" с. Николо-Березовка муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Кызыл Кама районы гыйбадәтханәләре Төркем:Башкортстан мәчетләре Төркем:2002 елда төзелгән мәчетләр