Przegląd Tatarski (Татар күзәтүе) ― Поьшаның этник татар азчылыгы журналы, Польша татарларына һәм дөнья татарларына багышланган социаль-мәдәни журнал, кварталга бер тапкыр Вроцлав шәһәрендә чыга. Нәшир – Польша мөселман дини берлеге (Muzułmański Związek Religijny w RP), Najwyższe Kolegium Muzułmańskie. Таратучы ― ARGI – Вроцлав нәшрият агентлыгы www.argi.pl.
Тарих Журналны оештыру инициаторы – Польша Республикасы мөфтие Томаш Мицкевич (Tomasz Miśkiewicz). Баш мөхәррир ― Муса Чахоровский. Журнал 2009 елдан бирле даими рәвештә Эчке эшләр һәм администрация министры (элек Администрация һәм цифрлаштыру министры) гранты ярдәмендә басыла.
Басма агымдагы вакыйгалар турында репортажлар, мемуар һәм тарихи-фәнни материаллар тәкъдим итә. Журнал битләрендә университет үзәкләрендә хезмәт итүче тикшеренүчеләрнең һәм татар җәмәгатьчелеге әгъзаларының хезмәтләре басыла.
Даими бүлекләр татар җәмгыятенең көндәлек тормышы; агымдагы вакыйгалар, очрашулар, фәнни конференцияләр, татар тематикасына багышланган проектлар турында яки татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашучыларның хисаплары; ыру-кабиләләр турында истәлекләр, күзаллаулар, элеккеге тормыш һәм әхлак тасвирламалары; Көнчыгыш Европа илләрендәге татар җәмгыятьләренең тормышы тасвирламасы; атказанган татар активистларының казанышларын популярлаштыру; Польша татарларының фәнни, мәдәни һәм профессиональ казанышлары; университет үзәкләрендә: , , , эшләгән тикшеренүчеләрнең фәнни мәкаләләре; татар азчылыгына багышланган яңа басмаларга күзәтү.
2022 елның 3нче санында бирелгән язмалар pt55-okladka.pdf 2022, № 3 Татар Нәүрүзе поляк телендәге төрки-татар алынмалары борынгы документ ― 1467—1479 елларда Казан ханы Ибраһим ханның ярлыгы Ибраһим ханның гаиләсе турында да кызыклы мәгълүматлар Әхәт Мушинскийның «Аксым» әсәре Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Сибгат Хәким турында язма татар бизәнү әйберләре (хәситә) турында һ. б.Зәринә Хуҗина. Польша татарларының журналында татар теленнән поляк теленә алынмалар турында язганнар. Татар-информ, 20.07.2022
Искәрмәләр
Сылтамалар Przegląd Tatarski – Biblioteka Tatarska. ISSN 2080-0541
Төркем:2009 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Полякча журналлар Төркем:Польша мөселман журналлары