Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ, ’Әл-’Има̄ра̄т ’әл-ʻАраби́йя ’әл-Мутта́һида) — көньяк-көнбатыш Азиядә, Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлешендә урнашкан дәүләт. Көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының саны 4,8 млн. кеше, боларның 70 % кадәр — көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азиядән эшчеләр. Җирле халык күбесенчә суннит мөселманнары белән тәкъдим ителгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 7 әмирлектән тора: Әбу-Даби, Гаҗман, Дөбәй, Рәэсел-Хәймә, Өммел-Кайвәйн, Фөҗәйрә һәм Шарҗә. Башкала — Әбу-Даби шәһәре.

География 200px|left|thumb|Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең харитасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш. Мәйданы 83 600 км².

Идарә-җир төзелеше Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — җиде әмирлектән торган федерация дәүләте. Һәр бер әмирлек — тулы монархияле кечкенә дәүләт.

Әмирлек Гарәписеме Мәркәз Мәйдан,км² Халык,кеше Әбу-Даби Әбу-Даби 67 340 1 463 491 Гаҗман Гаҗман 259 260 492 Дөбәй Дөбәй 3 885 2 262 000 Рәэсел-Хәймә Рәэсел-Хәймә 1 683 191 753 Өммел-Кайвәйн Өммел-Кайвәйн 777 59 098 Фөҗәйрә Фөҗәйрә 1 166 118 933 Шарҗә Шарҗә 2 590 656 941

Тарих VII нче гасырда монда урнашкан кечкенә шейхлыклар Ислам динен кабул итеп, Гарәп халифатына керделәр. Шул чорда Дөбәй, Шарҗә, Фөҗәйрә шәһәрләре барлыкка килделәр. Халифат кечсезләнүе белән, шәехлыкларның автономиясе үсте. X–XI нче гасырларда Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлеше карматлар дәүләтенә керде, ә аның таркалуыннан соң Оман шаукымы астына ләкте.

XV нче гасырның ахырында бу җирләрдә Европа хуҗа булып ныкланды.

Дин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә рәсми дин — ул халыкның 76 % ы тотучы ислам дине. Ил халкының 9 % ын христианнар, якынча 10 % ын һинд дине яки буддачылык тарафдарлары һәм 5 % ын башка диннәр вәкилләре алып тора UAE's Federal Competitiveness and Statistics Authority (FCSA) .

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының 85 % ы бу илнең гражданнары булып тормый. Чит ил кешеләре Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән, Якын Көнчыгыш, Аурупа, Үзәк Азия, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Төньяк Америкадан килгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам

Британия шаукымы Бәйсез дәүләт

Сәясәт

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Федератив дәүләтләр