Турбаслы — Башкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 419 кешенең яшәве мәгълүм.. «Өмет» гәзите язганча, авылның үзендә 430 кеше яши, 146 йорт, мәктәп, клуб, медпункт бар. Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=219 Халыкның күбесе сату өчен суган үстерү белән мәшгуль. Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 389 399 419 2002 елны үткәрелгән сан алу вакытында авыл халкы тулысы белән диярлек башкортка (89%) яздырылган. Авыл халкы арасында татар теленең турбаслы сөйләше таралган.Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр. Танылган кешеләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1933-07-10 Рифгать Әхмәтьянов Башкорт дәүләт университеты телбелгечтөркиятче Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыУфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалыУфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалыМирасханә 2018-10-11 Турбаслы 1947-10-12 Zukhra Valeeva төзүче
Шушы авылда туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә. Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
Төркем:Башкортстан авыллары