Үтәк — Башкортстанның Гафури районында урнашкан татар авылы. Тарихи белешмә Элек катлау ягыннан типтәрләр яшәгән. Аларның бабалары Мамадыш һәм Казан өязеннән, Бәхтияр, Миңгәр, Тугай авылларыннан киләләр. Авыл этник яктан чуар була. Бу турыда урамнарның борынгы исемнәре сөйли. Чуаш, Чирмеш урамнары бар.http://utjak-gaf.ucoz.ru/index/istorija_osnovanija_sela_utjakovo/0-13 Татар теленең тепекәй сөйләше таралган. Стәрлетамак өязендәге Үтәк мәдрәсәсе революциягә хәтле Урал буенда мөселман мәгарифенең төп үзәкләрнең берсе була. Ул 1889 елда ачыла. Оештыручысы һәм мөдәрисе — мәгърифәтче Хәбибнаҗар Үтәки (Сатлыков, 1862-1921). Мәдрәсә шәкертләре арасында Әхмәтзәки Вәлиди, Габдрахман Гомәри, Насыйр Уразбаев булалар.http://utjak-gaf.ucoz.ru/index/nashi_zemljaki/0-19 Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 660 657 567 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 567 кешенең яшәве мәгълүм. Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1873 Ummulhayat Validova укытучы 1946 Көзән 1902-04-03 Насыйр Уразбаев Архангельск дәүләт техника университеты сәясәтче 1981-01-31 Уфа 1918-12-20 Закир Әсфәндияров хәрби хезмәткәр 1977-01-04 Караганды өлкәсе 1934-01-25 Зәки Мәхмүтев музыкачы 2008-02-17 Уфа
Закир Әсфәндияров (1918-1977), Советлар Берлеге Каһарманы. Зәки Мәхмүтов (1934-2008), җырчы, РСФСР атказанган, БАССР халык артисты. Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
Төркем:Башкортстан авыллары