«Фән һәм тел» журналы — төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган, Казанда татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал. Беренче саны 1997 елның 25 июлендә чыккан.
Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б.
Журналны оештыруда татар галиме Вагыйз Фәтхуллин роле аеруча әһәмиятле.
Рубрикалар Тел, әдәбият һәм тарих Милли мәгариф Фән һәм гамәл Фәнгә кереш Җыеннардан хәбәр Китап киштәсе
Журналның даими авторлары арасында: Рифгать Әхмәтьянов, Марсель Әхмәтҗанов, Җәүдәт Сөләйманов, Дөрия Рамазанова, Наил Туктамышов, Галим Хисамиев, Абрик Камалов.
Сылтамалар КДАТУ сайты: татар теле кабинеты "Фәнни Татарстан" журналы (ТӘһСИ (ИЯЛИ) чыгара)
Төркем:Татарча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Фәнни журналлар