Белем җәүһәрләре — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә..

Оештыручылары Бәйгенең учредителе (нигез салучысы) һәм төп оештыручысы — җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте. Бәйгенең төп оештыручы-партнерлары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, «Аксу» компаниясе. Номинация партнёрлары: ВКонтакте социаль челтәре Татарча Википедия өчен Викимедиа Россия табышсыз партнёрлыгы2023 нче елдан чыкты һәм татарча вики-волонтёрлар берләшмәсе (проект бите)

Тарихы Бәйге беренче тапкыр 2010 елда үткәрелә. Бәйгенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. 2017 елгы бәйгесендә катнашучы гаризалары 10 февраль белән 10 сентябрь арасында кабул ителә.Раил Гатауллин: «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый!

Номинацияләре Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Укытучы — җәүһәр» «Укучы — җәүһәр» «Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре» «Урта белем — яшь җәүһәрләр» «Югары белем — фән җәүһәрләре» «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» «Күренекле татар җәүһәрләре» «Җәүһәрләр галәме»

Җәүһәрләр тезмәсе «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең җиңүчеләре тезмәсе: ЕлНоминацияҖиңүче проектАвтор2010«Укучы — җәүһәр»Мөслим төбәге фольклорыҖәлилова Гөлназ Илсур кызы 2010«Укытучы — җәүһәр»«Гүзәлия Тарханова сайты — Татар телен укыту серләре»Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы 2010«Башлангыч белем — җәүһәр чаткылары»Мишәбаш башлангыч мәктәбе Шакиров Булат Мәүмүт улы2010«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Балтач гимназиясе Мукминов Марат Наилевич 2010«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»Сабантуй журналының ул газета булган чорында эшләгән сайты Гыймадиев Айдар Марс улы 2011«Укытучы — җәүһәр»Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайтыҖәлилова Гөлназ Илсур кызы 2011«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»Татар Википедиясе сайтыЯкупов Рашат Нух улы 2011«Югары белем — фән җәүһәрләре»Казан дәүләт аграр университетының сайты Тинчурина Лариса Махмутовна 2012«Укучы — җәүһәр»Саулыгым — байлыгым Матзянова Ләйсән Фәниловна2012«Укытучы — җәүһәр»Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайтыАкбирова Ләйсән Рәүф кызы 2012«Башлангыч белем — җәүһәр чаткылары»Күңелле татар телеБогапова Зухра Фаризановна 2012«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе сайты Әюпов Илфар Илдар улы 2012«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Ялкын» журналының сайтыБашарова Альбина Альбертовна 2012«Белемле гаилә — нурлы җәүһәр»Балачак.ру — Әниләр һәм бәбиләр сайтыСафиуллина Алсу Рустемовна 2013«Укучы — җәүһәр»Алисә Исхакова сайтыИсхакова Алисә Хәниф кызы 2013«Укытучы — җәүһәр»«Dilus» сайты Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы 2013«Башлангыч белем — җәүһәр чаткылары»Туган ягым — яшел бишекДилә Мирмөҗәһит кызы МӨХӘММӘДИ 2013«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Татарстан республикасы Саба районыЯвлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты Шакирова Марсилә Мәҗит кызы 2013«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең сайты Һадиев Ирек Габделхәй улы 2014«Укучы — җәүһәр»«Тәнәфес» газетасы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы 2014«Укытучы — җәүһәр»Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Җәлилова Гөлназ Илсур кызы 2014«Башлангыч белем — җәүһәр чаткылары»Минем гимназиям Фәррахов Габделгаффар Илшат улы 2014«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Түбән Көек урта мәктәбе сайтыХисмәтуллин Илнур 2014«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Язмышмы, ялгышмы?» Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы 2014«Күренекле татар җәүһәрләре»Балачак илендә Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы 2014«Белемле гаилә — нурлы җәүһәр»СабыемСираева Ләйсән Халит кызы2015«Укучы — җәүһәр»Мин — табигать баласы!Әкбәрова Ләйсән Рәүф кызы 2015«Укытучы — җәүһәр»Туган телем — татар теле Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы 2015«Башлангыч белем — җәүһәр чаткылары»Белем башлангычтан башлана Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы 2015«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайтыШакиров Илһам Солтан улы 2015«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Сөембикә» журналы сайтыЮнысова Ләйсән Рәфыйковна 2015«Күренекле татар җәүһәрләре»Intertat.ru сайтының «Татар галәме» сәхифәсе Фазуллин Ильназ Фаисович 2015«Белемле гаилә — нурлы җәүһәр»Минем ЙортМиргазов Ринат Фоатович2016«Укучы — җәүһәр»Тылсымлы объективҖәлилова Зөлфия Ринат кызы 2016«Укытучы — җәүһәр»Яраткан эшемГаянова Кәусәрия Гаяз кызы 2016«Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре»Белем — бәхет ачкычы. Антонова Нәфисә Гарифулловна 2016«Урта белем — яшь җәүһәрләр»«Илһам» газетасы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы 2016«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Идел» журналының яңа татар телле сайты«Идел» журналы 2016«.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы»Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телле сайтыРаил Гатауллин: Казанда VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы 2016«Күренекле татар җәүһәрләре»Нигез ташымГаянова Кәусәрия Гаяз кызы 2017«Җәүһәрләр галәме»«Самар татарлары» дип аталган мәгълүмат медиа-порталыНуретдинова Римма Равильевна 2017«Укытучы — җәүһәр»Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайтыҖәлилова Гөлназ Илсур кызы 2017«Урта белем — яшь җәүһәрләр»Китапханә сайтыГаянова Кәусәрия Гаяз кызы 2017«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Камал театры» сайтыЛатыйпов Илшат Рафаэль улы 2017«Күренекле татар җәүһәрләре»Язучы Зиннур Хөсниярның рәсми сайтыХөснетдинов Зиннур Зыятдин улы 2017«Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре»Нәселем-горурлыгым Хәбибуллин Искәндәр Артур улы 2017«.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы»Үзебезчә Тәмле Татарча Галимов Марат Ильдарович 2018«Укучы — җәүһәр»Туган ягым ТашкичүГалиев Рәсүл Идрис улы 2018«Укытучы — җәүһәр»Педагог-китапханәче портфолиосыГаянова Кәусәрия Гаяз кызы 2018«Урта белем — яшь җәүһәрләр»ХәтерНуриева Рәмлә Равиловна 2018«Тематик ресурс — иҗади җәүһәр»«Казан утлары» журналының сайтыГалиуллин Рөстәм Госман улы 2018«.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы»ГыйлемШайхин Айдар Расимович 2018«Күренекле татар җәүһәрләре»«Тукай дөньясы» порталыТаишева Сөмбел Нурислам кызы 2018«ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре»Кызык-МызыкГабидуллин Ильназ Ихсан улы

Татар Википедиясе Татар википедиясе бу бәйгедә 2010 елда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урынны яулый. 2011 елда шул ук номинациядә беренчелеккә ирешә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Бәйгенең рәсми сәхифәсе

Казанда VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар интернеты Төркем:Бәйгеләр