«Пар ат» — Габдулла Тукай тарафыннан 1907 елда язылган шигырь.
Тарих Шигырь беренче тапкыр «Фикер» газетасының 1907 ел 6 май санында һәм «Әл-гасрел җәдит» журналының шул ук елгы 25 май санында басылган һәм соңыннан «3 нче дәфтәргә» кертелгән.
Казанга килгәч, Габдулла Кариевка язган хатында (1907, 30 декабрь) Тукай:
дип шатлана. Болай дигәндә ул, әлбәттә, Җаекта язылган шушы «Пар ат» шигырен күз алдында тота.
«Фикер»дән алып, шигырьне «Нур» газетасы басып чыгара, укучыларына халык телендә язылган әдәбиятыбызны баетучы иң уңышлы шигырь дип тәкъдим итә.
Шигырь
Кызыклы фактлар Бу шигырь, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, 1914 елда «The Russian Rewiew» журналында шагыйрьнең биографиясе белән бергә басылып чыга. Чыганак
Төркем:Тукай шигърияте