Корманай — Башкортстанның Авыргазы районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 306 кешенең яшәве мәгълүм. Тарихи белешмә Корманай авылына нигезне Корманай Газиев исемле милләттәшебез салган. Аннан соң бу төбәккә башка гаиләләр дә күченеп утыра. Шулай да бүгенге көндә бу авылда нәкъ менә аңа беренче нигез салган кешенең нәсел-нәсәпләре — Газиевлар фамилияле гаиләләр күпчелекне тәшкил итә дисәң дә була. Милләтебезгә бик күп укымышлы һәм булдыклы кешеләрне биргән Корманай. Атаклы галимнәр – фән докторлары һәм кандидатлары, танылган табиблар, укытучылар, сәнгать әһелләре һәм башка һөнәр ияләре авылның данын арттыра. Аеруча танылган җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев белән горурлана авылдашлары. Корманай авылына 250 ел тулуны район дәрәҗәсендә зур бәйрәм сыйфатында билгеләделәр. Танылган кешеләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1888-11-14 Гыйбадулла Алпаров Ленинград көнчыгыш университеты телбелгечгалиммөгаллимязучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1936 Казан 1912 Сәғәҙиев Сәлихан (Сәлихйән) сугышчы 1944-01-10 Хамички 1929-09-30 Ислам Газыев 1949-09-27 Фәрит Фәткуллин Башкорт дәүләт университеты журналист 1960-04-21 Идрис Газиев Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты җырчы Башкорт дәүләт филармониясеЗаһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты
Гыйбадулла Алпаров — татар теле галиме Гарифулла Алпаров — революционер Идрис Газиев — җырчы Ислам Газиев (1929), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Фирүзә Хәлдәрованың ({11.10.196?), җырчы, 1995 елдан Үзбәкстан дәүләт филармониясенең Хор капелласы артист-вокалисты (солист), БР атказанган (2011), ТР атказанган (2014) һәм халык (2023) артисты, әнисе туган авыл. Демография Халык саны динамикасы: 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 324 301 306 96% халкы — татарлар Искәрмәләр
Сылтамалар http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/07/16/26722/ http://ktrb.ru/print/awil-6997.html Авыл яшәсә генә ил яшәр Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
Төркем:Башкортстан авыллары