Порногра́фия ( «фахишә; зина, җенси азгынлык» + «язам, сурәтлим»; < «сатам») яки кыскача порно — җенси ярсу тудыру максатыннан җенси якынлыкны чагылдыру.

Тарих Борынгы грек телендә «pornos» сүзе сатам дигәнне аңлаткан, хатыннарның гомерен хикәя ясап әйтү мәгънәсен белдергән.

Порнография төрләре Бүгенге көндә анимация язу, кино, видео, рәсем аркылы тәкъдим ителә. Порнографияны туры эфир белән дә күрсәтеп була: башкалар арасында аеруча стриптиз һәм багана биюе төрләре.

Порнография категорияләре Йомшак порно () — тулысынча шарә булмаган кешеләр күрсәтелгән порнографик әсәрләр категориясе. Каты порно () — җенси әгъзаларны һәм җенси якынлыкны күрсәткән төр була.

Икътисад Клиентларны җәлеп итү максаты белән рекламаларда кайчак порнографик һәм эротик әйберләр кулланыла.

Порнографик фильм индустриясе Порнографик фильмнар төшерү озын тарихлы, ләкин кануннар белән чикләнү аркасында 1970нче елга кәдәр чикле иде. Порнографик кинолар җенси якынлык тамашачыларга күрсәтеп, бәйле товарларны сатуны алга сөрәләр.

Тәнкыйть

Кайбер порнография төрләре закон буенча күп илләрдә тыелган — мәсәлән бала порнографиясы иллегал булып санала. 1970 елдан бирле феминист активистлар порнографиянең хатын-кыз хокукларына каршы икәнен әйтәләр.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Фәхишәлек

Төркем:Порнография Төркем:Җенси мөнәсәбәт