Благовещен районы () — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Благовещенск шәһәре Уфаның үзәгеннән 42 км төньяграк ята (шәһәр аралары 10 гына км). Район җиренең 21%ын урманнар били.

Тарих 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. 1963 елның 1 февраленнән бетерелә, авыллары Иглин, Нуриман, Уфа районнарына күчерелә.

Халык Районда 2011 елның башында 49368 кеше яши, шул исәптән 34 018 кеше (68,9%) – шәһәр кешеләре, 15 350 кеше (31,1%) – авылларда яшиләр.

Демография

Мәгариф өлкәсе Урта белем 2006 елда Благовещен районында барлыгы 42 мәктәп эшләгән. Укучылар саны — 6391. Укыту дүрт телдә алып барылган: рус, татар, башкорт, мари телләрендә. Шәһәрдә 1нче гимназиядә, 5нче һәм 6нчы мәктәпләрдә, районда Иске Илек, Биштин, Югары Изәк, Ильино-Поляна, Орловка, Тугай, Төрешле, Ошмянка авылларында татар милләтеннән булган 1458 укучының 396сы татар телен өйрәнгән (2006). 2010-11 уку елында мәктәпләрдә 5565 бала укыган. Шул исәптән 4000 (2009да 3924), ягъни укучыларның 71,9 % — шәһәрдә; 1565 (2009да – 1645), ягъни 28,1 % укучы. Һөнәри белем Төзүчеләр колледжы, Благовещен педагогика колледжы, Благовещен сәнәгать-гуманитар техникумы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сайт

Төркем:Башкортстан районнары