Марлен Дитрих ( ), тулы исеме Мари Магдалене Дитрих (), 27 декабрь 1901 ел ― 6 май 1992 ел) ― алман һәм америкалы актриса һәм җырчы.
Ул 1901 елның 27 декабрендә Шенебергта, полиция офицеры Луи Эрих Отто Дитрих һәм аның хатыны Вильгельмина Фельзинг гаиләсендә туа. 1922 елдан Берлин театрларында вак рольләрне уйный, шул ук елны ул беренче тапкыр экранга чыга.
Озак еллар дәвамында Дитрих күп санлы фильмнарда төшә, бөтен дөньяга билгеле шәхескә әйләнә.
Чыганакларда актрисаның бик кызыклы бер фикере теркәлгән: „Wenn ich mein Leben noch einmal leben könnte, würde ich die gleichen Fehler machen. Aber ein bisschen früher, damit ich mehr davon habe.” — “Тагын бер кат яши алсам да, мин шул ук хаталарны ясар идем. Ләкин бераз иртәрәк — файдасын күбрәк күрер өчен”.https://tatoeba.org/rus/sentences/show/6399928
Ул 1992 елның 6 маенда Париждагы фатирында, йөрәк һәм бөерләр функциясе бозылу нәтиҗәсендә вафат була. Хәтер Алманиядә һәм Молдавиядә Дитрих хөрмәтенә маркалар чыгарыла. 2008 елны Шенеберг районында (Берлин), Леберштрассе 65 йортында Марлен Дитрих хөрмәтенә рәсми мемориаль такта куела. Альбомнар 1951: Marlene Dietrich Overseas 1954: Live at the Café de Paris 1959: Dietrich in Rio 1960: Wiedersehen mit Marlene 1964: Marlene singt Berlin 1964: Die neue Marlene 1964: Dietrich in London
Җыентыклар 1949: Souvenir Album 1952: M.D. Live 1932—1952 1959: Lili Marlene 1969: Marlene Dietrich 1973: The Best of Marlene Dietrich 1974: Das war mein Milljöh 1982: Her Complete Decca Recordings 1992: The Marlene Dietrich Album 1992: Art Deco Marlene Dietrich 2007: Marlene Dietrich with the Burt Bacharach Orchestra
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Искәрмәләр
Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:Алмания актрисалары Төркем:Җырчылар Төркем:АКШ җырчылары Төркем:Алмания җырчылары Төркем:Маркадагы шәхесләр Төркем:«Тони» премиясе лауреатлары Төркем:Берлинның мактаулы яшәүчеләре Төркем:Президент Азатлык медале белән бүләкләнгәннәр