Франция мәйданы — 547 030 км² (диңгез арты җирләре белән бергә — 674 843 км²). Ил көньяктан төньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка 1000 км-га сузыла. Зурлыгы буенча Франция Аурупада тулысынча урнашкан илләр арасында икенче урынны алып тора (Украинадан соң).

Франция җирләре аша Пиреней, Альп, Юра сузыла.

Чиктәшлек Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Аурупада урнаша. Төньяк-көнчыгышта ул Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш.

Көнбатышта һәм төньякта Франция Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла.

Чикләр нокталары Метрополия Иң төньяк нокта — Bray-Dunes, Nord Иң көньяк нокта — Îles Lavezzi, Corsica Иң көнбатыш нокта — Île d'Ouessant, Brittany Иң көнчыгыш нокта — Cervione, Haute-Corse

Кыйтга өлеше Иң төньяк нокта — Bray-Dunes, Nord Иң көньяк нокта — Puig de Comanegra, Pyrénées-Orientales Иң көнбатыш нокта — Pointe de Corsen, Finistère Иң көнчыгыш нокта — Lauterbourg, Bas Rhin

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз