Amnesty International (инглиз теленнән — Халыкара амнистия, Amnesty, AI) — халыкара табышсыз һәм бәйсез оешма. Үз максаты булып оешма кеше хокукларын, вөҗдан иреген бозу очракларын алдан кисәтүне яки туктатуны игълан итә. Гадәттә, оешма кеше хокукын бозу очракларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, һәм шул рәвешле кеше хокукын бозучыларга басым ясый.
Оешма 1961 елда Бөекбританиядә нигезләнә. 1977 елда Amnesty International Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек булаAmnesty International — The Nobel Peace Prize 1977 . Шулай ук аңа кеше хокуклары өлкәсендә БМО премиясе дә бирелә.
Халыкара хокук яклаучы оешмалар арасында Amnesty International иң озын һәм бай тарихлы. Һәм ул хокук яклаучылар хәрәкәтенең әйдәп баручы ролен үти дип санала.
Тарих Amnesty International оешмасына Питер Бененсон исемле инглиз юристы нигез сала. Газеталарда гаделсез төрмәләрдә утырган кешеләр турында мәкаләләр укып, ул көчсезлеккә сыкрый иде. Һәм ул дуслары белән бергә «The Observer» газетасында бу проблемага кагылышлы мәкалә чыгара. Материал зур кызыксыну уята, «Appeal for Amnesty 1961» хәрәкәте оештырыла. Хәрәкәтнең мөрәҗәгатьләре төрле газеталарта басыла. Бененсон вөҗдан тоткыннары турында сөйләгән «Persecution 1961» китабын да чыгара.
1961 елда хәрәкәт җитәкчелеге кеше хокуклары өлкәсендә даими эшли торган оешманы булдыру турында карар кабул итә. 1962 елның 30 сентябрендә ул Amnesty International исемен ала.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Amnesty International
Төркем:Табышсыз оешмалар Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Кеше хокуклары