Финляндия, рәсми исеме Финляндия Җөмһүрияте (, ) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Фиʜляʜдиᴙнең башкаласы — Һелсинки шәһәре. Көнчыгышта Россия Федерациясе, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы — 338 145 квадрат километр, ягъни Татарстан Җөмһүриятенә караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сазлыклар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.
Табигать үз халәтендә сакланган, илдә 60 000 чамасы күл исәпләнә.
Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлеге һәм Шенген килешүе, 2023 елның 4 апреленнән бирле ― НАТО әгъзасы Финляндия 4 апрельдә НАТОга керәчәк. Татар-информ, 3.04.2023. 2022 елның 5 июлендә НАТО илләренең барлык 30 илчесе дә керү турында протоколларга кул куйган, 2023 елның 31 мартына НАТОның барлык әгъза илләре парламентлары протоколларны ратификацияләгән.
Фиʜляʜдиᴙ — дөньяда беренче булып һәр ватандашының югары тизлекле интернетка кануни хокукын игълан иткән илhttp://www.azatliq.org/content/internet_finlandia/2088383.html. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты үзенең яңа хисабында Фиʜляʜдиᴙне яшәү өчен иң яхшы ил дип билгеләдеЯшәү өчен иң яхшы урын кайда?. «Newsweek» журналы шулай ук Фиʜляʜдиᴙне «дөньяның иң яхшы илләре» исемлегендә беренче урынга куйганNewsweek: дөньяның иң яхшы иле – Фиʜляʜдиᴙ.
Исем этимологиясе Фиʜляʜдиᴙ сүзе швед телендә булган Finland (“финнар җире”) сүзеннән килә.
Илнең фин исеме — Suomi. Бу исем барлыкка килүенең берничә версиясе бар: Suomi исеме фин suomu («балык тәңкәсе») сүзеннән килгән, чөнки борынгы финнар киемнәрен балык тәңкәсеннән теккәннәр. Башка теория буенча, Suomi — ялгызлык исем. Аны Дания патшасы йөрткән. Тагын бер версия буенча, Suomi исеме эстон теленнән килә. Кайчандыр Sooma (soo — «сазлык», maa — «җир») дигән урын булган дип санала, һәм бу исем Фиʜляʜдиᴙгә күчкән дигән фикер йөри. Suomi “саами” сүзеннән килә (саами – элек бу җирләрдә яшәүче халыкның үзатамасы).
Географик мәгълүмат Географик урнашуы
left|150px|thumb|Космостан күренеш Фиʜляʜдиᴙ Аурупаның төньягында урнашкан, аның байтак кына территориясе котып сызыгы артында (25 %). Коры җирдә Швеция (чик озынлыгы 586 км), Норвегия (чик озынлыгы 716 км) һәм Россия (чик озынлыгы 1265 км) белән, ә диңгездә Балтыйк диңгезенең Фин һәм Ботник култыклары аша Эстония белән чиктәш. Яр буе чиген санаганда ул 1100 км га тигез. Утраулардан башка яр буе чиге 46 000 км. Яр буенча 81 000 гә якын утрау урнашкан (уртача мәйданы — 100 м²).
Ил үзе өч төрле географик төбәккә бүленә:
Яр буе түбәнлеге — Ул Фин һәм Ботник култыклары буенда урнашкан, яр буйларында меңнәрчә текә тау һәм утрау бар. Төп архипелаглар: Аланд утраулары һәм Төрку архипелагы. Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан бик вак утраулар системасы Фиʜляʜдиᴙдәге иң зур архипелаг — Архипелаг диңгезен барлыкка китерә. Эчке күлләр системасы (күлләр районы) — илнең үзәгеннән көньяктарак урнашкан кара урман һәм сазлыклар территориясе. Котып артында урнашкан җирләр үзенең ярлы туфрагы белән аерылып тора. Лапландия текә таулары һәм зур булмаган калкулыклары белән характерлана. Фиʜляндиянең иң биек ноктасы Фьельд Халти диңгез өстеннән 1328 метр биеклектә урнашкан.
Флора һәм фауна thumb|right|200px|Лапландиядәге төньяк боланнар Фиʜлəʜдиᴙнең көньягыннан төньягына хәрәкәт иткәндә кече утрауларлы, диңгезле ландшафтның урманлы табигатькә алмашуы күзәтелә. Илнең төньягында исә зур Лапландия урманнары урнаша.
2008 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 35 милли парк урнашкан. Бу парк җирләрендә сирәк һәм кыйммәтле хайваннар һәм үсемлекләр төпләре яши, монда ландшафтның кызыклы формаларын, уникаль табигать объектларын очратып була. Паркларның гомуми мәйданы 8 мең дүрᴛкел километр тәшкил итә. Фиʜляʜдиᴙ кануннары буенча һәр кеше ирекле рәвештә милли парклар территорияләрендә йөри ала. Иң мәшһүр парклар арасында Урхо Кекконен милли паркы һәм Лемменйоки бар.
Геологик төзелеш Фиʜляʜдиᴙнең күпчелек өлеше түбәнлектә урнашкан, ләкин илнең төньяк-көнчыгышта кайбер таулар биеклеге 1000 метрны уза. Фиʜляʜдиᴙ борынгы (1,4 — 3 млрд ел) кристаллик щитта урнашканhttp://www.geologia.fi/index.php?option=com_content&task=view&id=230&Itemid=38. Анда шулай ук Скандинавия һәм Кола ярымутраулары, Балтыйк диңгезе һәм Ботник култыгы урнашканнар.
Халык +Фиʜляʜдиᴙ халык саны, 1750–2000ЕлХалык саныЕлХалык саны1750 ел421,0001880 ел2,060,8001760 ел491,0001890 ел2,380,1001770 ел561,0001900 ел2,655,9001780 ел663,0001910 ел2,943,4001790 ел705,6001920 ел3,147,6001800 ел832,7001930 ел3,462,7001810 ел863,3001940 ел3,695,6171820 ел1,177,5001950 ел4,029,8031830 ел1,372,1001960 ел4,446,2221840 ел1,445,6001970 ел4,598,3361850 ел1,636,9001980 ел4,787,7781860 ел1,746,7001990 ел4,998,4781870 ел1,768,8002000 ел5,181,000 2008 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ халык саны 5 544 877 кешене тәшкил итте (47 % — ир-атлар һәм 53 % – хатын-кызлар).
Халыкның тормыш озынлыгы: ир-атлар биредә 76 яшькә җитәләр (Россиядә — 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (Россиядә — 71,8). Милли состав 31.12.2008-гә Финляндия милли составыVəestɵrekisterikeskus: финнар 97,3 % (5 183 058) руслар 0,51 % (26 909) эстоннар 0,42 % (22 604) шведлар 0,16 % (8 439)
thumb|left|Ил халкының күпчелеге көньякта яши Фиʜляʜдиᴙдә яшәгән чит ил гражданнары — 2,7 %, илдә тумаганнар саны 4,1 %http://www.stat.fi/til/vaerak/2008/vaerak_2008_2009-03-27_tie_001_fi.html. Иң зур милли азчылыклар арасында фин шведлары, татарлар, чегәннәр, саамнар.
Телләр 1922 елда кабул ителгән канун буенча Фиʜляʜдиᴙдә ике дәүләт теле (фин һәм швед телләре) бар. 1917 елга кадәр илдә шулай ук рус теле дәүләт дәрәҗәсендә булган.
Фин телендә халыкның күпчелеге сөйләшә. Швед телендә халыкның 5,5 %-ты сөйләшә, урыc телен 0,8 % белә, эстон телендә исә 0,3 % кеше аралаша. Башка телләрдә (шул исәптән татар телендә дә) 1,77 % кеше сөйләшә.
1992 елда «Саам теле турында канун» үз өченә кергән. Канун буенча саам теленә Фиʜляʜдиᴙдә махсус cтaтус биреләhttp://www.russian.fi/info/index.php/2006/03/10/saamy.html.
Дин Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча илдә Евангелик-лютеран чиркәү һәм Православ чиркәү дәүләт чиркәүләре булып саналаValtionkirkko. Tilastokeskus, kəsitteet ja məəritelmət. Халыкның 13,5 %-ы бернинди дини төркемгә дә керми.
2010 ел халәте буенча Фиʜляʜдиᴙдә 45 мең мөселман яши. Күпчелектә бу — иммигрантлар һәм аларның балалары. Илдә 40 мәчет барФиʜлəʜдиᴙ мәчетләре . Финляндиядә ислам Финляндиядә Һинд дине
Фиʜляʜдиᴙ татарлары
right|200px|thumb|Ярвәнпә мәчете Фиʜляʜдиᴙдә 900'гә якын татар яши. 2010 елда Фиʜляʜдиᴙ татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Фиʜляʜдиᴙ татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәреләФиʜлəʜдиᴙ татарлары Дәрдмәндне искә алды.
Фиʜляʜдиᴙ татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Фиʜляʜдиᴙдә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. 2009 елда мәчетнең эче яңартылаФиʜляʜдиᴙ татарлары Ярвәнпә мәчетен яңартты. Читтәге татарлар милли үсешкә өлешен керттеме? — Фиʜляʜдиᴙ татарлары
Тарих
Борынгы тарих right|180px|thumb|Иң иске тауда эшләнгән рәсемнәр Археологик казынуларга күрә беренче кешеләр бүгенге Фиʜляʜдиᴙнең территориясендә якынча безнең эрага кадәр 8500 елда яши башлаганнар. Алар ау һәм ризык җыю белән шөгыльләнгәннәр, таш кораллар кулланганнар. 3 меңъеллыкта (б. э. к.) балчыктан савыт-саба эшләнә башлаган . 32 гасырда (б. э. к.) хәрби балталар белән бергә җирне хуҗалык итү максатыннан куллана башлыйлар.
Бронза гасырдан (1500—500 еллар б. э. к.) башлап, финнарның Скандинавия һәм Балтыйк регионнарның халыклары белән тыгыз аралашуы күзәтелә. 9 гасыр башына Gardiner, Samuel Rawson, ed (1910). "Map No. 6: Europe at the death of Charles the Great, 814" Фиʜляʜдиᴙ чикләре түбәндәге җирләр белән чикләнгән: төньякта Ак диңгез Скандинавия таулары Шведлар җирләре Балтыйк диңгезе Estland Хәзәр каһанлыгы
Швед хакимияте (1150/1300—1809) Викинглар чоры ахырында швед сәүдәгәрләре бөтен Балтыйк диңгезе төбәгендә тәэсирләрен арттыралар. Берничә гасыр дәвамында Фиʜляʜдиᴙ Швеция хакимияте астында була.
Рәсәй Империясендә (1809—1917) Россия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808—1809) Финляндия Россия империясе дәүләтенә кушыла. Pоссия армиясе гарнизоннары өчен хәрби ныгытмалар төзелә. Рәсми яктан Фиʜляʜдиᴙ Россия империясе cоставына киң автономия белән керә. 1860 еллардан башлап илдә мәдәни милли күтәрелеш башлана, җирле зыялылар фин теленә дәүләт теле cтaтусын бирүне таләп иткән. Шул cтaтусны фин теленә Александр II бирә. Автономия тиз ныгый, 1899 елда башланган уpыcлаштыру сәясәте дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшне ныгыта гына.
Бәйсез Фиʜляʜдиᴙ Россиядә монархия җимерелгәннән һәм Октябрь инкыйлабыннан соң, большевиклар хакимияте фин Сенатына 1917 елның 6 декабрендә бәйсезлек игълан итәргә мөмкинлек бирә. Илдә гражданнар сугышы башлана. Аңарда 35 000 нән артык кеше һәлак була.
“Аклар”ның җиңүеннән соң Фиʜляʜдиᴙ гаскәрләре Көнчыгыш Карелиягә һөҗүм итәләр. Беренче совет-фин сугышы башлана. Ул 1920 елда гына тәмамлана.
1939 елда Советлар Берлеге Фин сугышын башлый. Берничә бәрелештән соң Фиʜляʜдиᴙ үз территориясенең бер өлешен югалта.
Кыска вакытлы “дуслык”тан соң, 1941 елда ССРБ Фиʜляʜдиᴙ Хәрби Һава Көчләренең аэродромына һөҗүм итә, Фиʜляʜдиᴙ Икенче бөтендөнья сугышына, ССРБга каршы сугышка керә. 1944 елның җәендә финнар белән ССРБ арасында солых килешүе төзелә.
Сугыш елларында көчсезләндерелгән Фиʜляʜдиᴙ, Карел муенын ССРБга биреп, ССРБ белән мөнәсәбәтләрдә яңа курс ала. Урхо Кекконенның 25 еллык президентлыгында (1956—81) Скандинав илләре белән мөнәсәбәт яхшыртып, ССРБдан да ерак тормыйлар.
1995 елның ахырында Фиʜляʜдиᴙ Аурупа Берлегенә керә.
Дәүләт төзелеше һәм сәясәт Фиʜляʜдиᴙ — бер өлешчә автономияле (Аланд утраулары) унитар дәүләт. Идарә итү формасы буенча Фиʜляʜдиᴙ — җөмһүрият.
Фиʜляʜдиᴙ конституциясе буенча канун чыгару вазифалары белән Эдускунта исемле Фиʜляʜдиᴙ парламенты һәм президент шөгыльләнә. Канунны үтәү вазифалары президентка һәм Дәүләт Шурасына йөкләнгән.
Президент Фиʜляʜдиᴙ президенты туры сайлаулар нәтиҗәсендә алты елга билгеләнә. 2000—2012 елларда бу вазифаны Тарья Халонен, 2012 елдан Саули Ниинистө, 2024 елдан Александр Стубб башкара.
Парламент thumb|250px|right| Эдускунта – Фиʜлəʜдиᴙ парламентының бинасы Фиʜляʜдиᴙ парламентының төп институтлары 1863 елда барлыкка килгән. Pоссия императоpы Александр II 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Фиʜляʜдиᴙнең үзаллы (мөстәкыйль) үсеше шушы вакыйгага тыгыз бәйләнгән, чөнки фин теле рәсми хакимият теле итеп танылган.
Эдускунта — илнең бер палаталы парламенты, ул 200 депутаттан тора. Депутатлар бөтен халык сайлауларында сайланып, 4 елга билгеләнәләр.
2003 елдагы парламент сайлауларында 18 фирка катнаша, ләкин шулар арасынна парламентка бары 8 фирка генә керә. Иң зур фиркаләр булып Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе, Фиʜляʜдиᴙнең Социал-демократик фиркасе, Милли коалиция, Сул берлек, Яшел берлек һәм Швед Халык фиркасе санала.
2007 елның мартында үткән парламент сайлауларының нәтиҗәләре буенча, иң зур тавышны (23,1 %) Фиʜляʜдиᴙ Үзәк фиркасе ала (51 мандат). Шулай ук парламентка Милли коалиция (22,3 %, 50 урын), Социал-демократик фирка (21,4 %, 45 урын), Сул берлек (8,8 %, 17 урын), Яшел берлек (8,5 %, 15 урын), Швед Халык фиркасе (4,6 %, 9 урын), Христиан демократлар фиркасе (4,9 %, 7 урын) һәм «Чын финнар» фиркасе (4,1 %, 5 урын) уза.
Дәүләт һимны
OI MAAMME
(фин телендә)
Oi maamme, Suomi, synnyinmaa,
soi, sana kultainen!
Ei laaksoa, ei kukkulaa,
ei vettə, rantaa rakkaampaa,
kuin kotimaa təə pohjoinen,
maa kallis isien.
Ei laaksoa, ei kukkulaa,
ei vettə, rantaa rakkaampaa,
kuin kotimaa təə pohjoinen,
maa kallis isien.
VÅRT LAND
(швед телендә)
Vårt land, vårt land, vårt fosterland,
ljud hɵgt, o dyra ord!
Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,
ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,
mer əlskad ən vår bygd i nord,
ən våra fəders jord!
Ej lyfts en hɵjd mot himlens rand,
ej sənks en dal, ej skɵljs en strand,
mer əlskad ən vår bygd i nord,