{| class="infobox" style="font-size: 85%; width:360px;" |style="text-align: center" colspan="2" |Россия Федерациясе субъекты |- |style="border-top:1px solid grey; border-bottom:1px solid grey; background: #a3eea3; font-size: 110%; text-align: center" colspan="2" |<big>Киров өлкәсе</big>Кировская область
|align="center" colspan="2"|
Байрак Герб
|align="center" colspan="2" style="border-bottom:1px #aaa solid; border-top:1px #aaa solid"| 340px
| width="140px" style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Башкала| Киров |- | style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;"|Мәйдан| |- | style="background: #f0f0f0; text-align: right; padding-right: 5px;"| - Барлыгы
- Су | 120 374 км²
0,5%
| style="background: #a3eea3; text-align: right; padding-right: 5px;" |Сәгать поясы| MSK (UTC+4)
|}Ки́ров өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км².
Өлкә үзәге – Киров шәһәре.
География Чиктәшлек
ЯкРоссия субъектыТөньяк Коми Республикасы, Архангельск өлкәсеКөнчыгыш Пермь өлкәсе, Удмуртия РеспубликасыКөньяк Татарстан, Мари ИлКөнбатыш Вологда өлкәсе, Кострома өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе
Рельеф Өлкәнең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.
Гидрография Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.
Климат Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм.
Табигать байлыклары Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.
Киров өлкәсендә Европада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша.
Тарих Моны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае
Славяннар бу җирләрдә XIV гасырның икенче яртысында күпләп күчеп килә башлаганнар. Бу җирләрнең төп халыклары - фин-угыр һәм төрки кабиләләре.
1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында булганнар. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.
Танылган шәхесләр Фәридә Мөэминова (1957, Лесной бистәсе, Кай (хәзер Югары Чулман районы) - РФ атказанган артисты (2002). Магнитогорски драма театры, А. Джигарханян театр-студиясенең (Мәскәү) әйдәүче актрисасы. Анатолий Луппов (1929, Тужа районы Пачи авылы) - композитор, Тукай премиясе лауреаты (1999). Ринат Гыйззәтуллин (1980, Өрҗем) — РФ министр урынбасары (2011). Геннадий Стефановский (1918-1991, Посегово) — рәссам-график. Әлмәттә картиналар галереясын нигезләүче. Дин Православие Ислам Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Киров җәмигъ мәчете Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Юлчы (мәчет, Малмыж районы)
Халык Моны да карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары
Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)
2002 ел
Рус халкы – 1 365 438 кеше Татар халкы – 43 415 кеше Мари халкы – 38 930 кеше Удмурт халкы – 17 952 кеше Украин халкы – 11 399 кеше Белорус халкы – 2 846 кеше Әзербайҗан халкы – 2 503 кеше Әрмән халкы – 2 123 кеше Чуаш халкы – 1 856 кеше Чегән халкы – 1 499 кеше Немец халкы – 1 482 кеше Молдова халкы – 1 269 кеше Коми халкы – 1 054 кеше Милләтен әйтмәгән кеше саны – 3 823
Торак пунктлары Киров өлкәсенең эре шәһәрләре № Шәһәр Халык саны № Шәһәр Халык саны Киров 1 Киров 473 668 11 Белая Холуница 11 232 2 Кирово-Чепецк 80 920 12 Зуевка 11 198 3 Нократ Аланы 35 159 13 Кирс 10 420 4 Слободской 34 462 14 Өрҗем 10 213 5 Котельнич 24 979 15 Вахруши 9 715 6 Омутнинск 23 618 16 Нулин 9 556 7 Яраң 17 252 17 Малмыж 8 265 8 Советск 16 592 18 Оричи 7 962 9 Сосновка 11 960 19 Мурыгино 7 665 10 Луза 11 262 20 Восточный 7 223 2010 елның җанисәбе буенча<noinclude>
Административ бүленеше thumb|420pxРайоннар Арбаж районы (район үзәге - штп Арбаж) Афанасьево районы (штп Афанасьево) Белая Холуница районы (Белая Холуница ш.) Богородское районы (штп Богородское) Верхошижемье районы (штп Верхоижемье) Даровской районы (штп Даровской) Зуевка районы (Зуевка ш.) Кикнур районы (штп Кикнур) Көлмез районы (штп Көлмез) Кирово-Чепецк районы (Кирово-Чепецк ш.) Котельнич районы (Котельнич ш.) Кумёны районы (штп Кумёны) Лебяжье районы (штп Лебяжье) Луза районы (Луза ш.) Малмыж районы (Малмыж ш.) Мураши районы (Мураши ш.) Нагорск районы (штп Нагорск) Нема районы (штп Нема) Нократ Аланы районы (Нократ Аланы ш.) Нулин районы (Нулин ш.) Омутнинск районы (Омутнинск ш.) Опарино районы (штп Опарино) Оричи районы (штп Оричи) Орлов районы (Орлов ш.) Пижанка районы (штп Пижанка) Подосиновец районы (штп Подосиновец) Санчурск районы (штп Санчурск) Свеча районы (штп Свеча) Слободской районы (Слободской ш.) Советск районы (Советск ш.) Суна районы (штп Суна) Тужа районы (штп Тужа) Уни районы (штп Уни) Өрҗем районы (Өрҗем ш.) Фалёнки районы (штп Фалёнки) Шабалино районы (штп Ленинское) Югары Кама районы (Кирс ш.) Юрья районы (штп Юрья) Яраң районы (Яраң ш.)Шәһәр округлары:''' Киров Нократ Аланы Кирово-Чепецк Котельнич Слободской Первомайский ябык административ-территориаль берәмлеге.
Икътисад Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.
Авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.
Транспорт Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.
Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Россиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар. Гайна-Кай тимер юлы
Искәрмәләр
*