Троицкий-Урай — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — торак пункт (федераль классификатор буенча). Район үзәгеннән 5 км көнчыгыштарак, Куйбышев сусаклагычы буенда урнашкан. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Мәчет. Халыкның төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. Авыл янында Троицк-Урай комплексы урнашкан. Географиясе Троицкий-Урай Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 80 чакрым, ә район үзәге Балык Бистәсеннән көньяк-көнчыгышка таба 6 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 1649 елдан мәгълүм. Халык телендә «Трой Урай» дип йөртелә. 2010 елның 10 июлендә Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында мәчет ачылды. Мәчет ачылу тантанасына Трой Урай авылы халкы җыелган иде. Тантананы Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов җитәкләде. Демография 1989 елда 562 кеше (татарлар 54 %, руслар - 44 %), 2000 елда 549 кеше яши.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 391 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 57,29%, шул исәптән керәшен татарлары — 5,12%, урыслар — 42,20%, башка халыклар — 0,51%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.