Иске Урыссу — Татарстан Республикасының Ютазы районындагы татар авылы. Иске Урыссуы авылы хәзерге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанның баш каласы Казан шәһәреннән 350 км ераклыкта урнашкан. Географиясе Иске Урыссу Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 303 чакрым, ә район үзәге Урыссудан төньяк-көнбатышка таба 4 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарихи белешмә Хәзерге чорның аксакаллары сөйләвенә караганда,авыл янында “Каравыл” тавында, хәзерге ферма һәм хэзерге алма бакчасы урнашкан урында, аннан арырак ямь-яшел урманнар булган. Хәзерге чорда Бәйрәкә тавы дип аталган һәм шундагы зират урыннары сазлыклы урманнар белән капланган булган. Хәзерге авыл урынына килеп,беренче утрак тормыш корган кешеләр кызганычка каршы билгеле түгелләр. Алар хәзерге мәктәп урынына урнашкан булганнар. Икенче бер күчеп килгән гаилә хәзерге ферма урынына урнашкан. Шуннан соң авылга Казан арты авылларыннан күчеп килә башлаганнар. Казан арты халыклары килеп утырганчыга хәтле авылда чирмеш һәм калмык-монголлар: Хорамша, Рыс, Сөбәй һәм башка бабайлар тирмәләр корып, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы халыкның әйтүенә караганда авылнын исеме дә Рыс бабайның исеменнән алынган булса кирәк. Рыс сүзенең мәгънәсе “бәхетле” дип тәрҗемә ителә. Шуннан чыгып, авылның атамасының мәгънәсен “Бәхет суы” дип аңлатырга була. 1921 – 1924 елларда Иске Урыссудан бик күп авыллар (Яссы Тугай, Ташкичү, Кыска Елга, Кордон һ.б.) аерылып чыга. Шуннан башлап, авылның атамасын Иске Урыссу, дип йөртә башлыйлар. 1763 елда авылга Минзәлә районы, Карыйлы авылыннан Туктамыш хан улы Ибраһим исемле кеше күчеп килә. Ул авылга хатыны, өч улы белән килә. Ибраһим Иске Урыссу авылында төпләнеп кала.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 741 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 92,98%, башка халыклар — 5,94%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,08%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1939-01-18 Наил Ибраһимов Новосибирск дәүләт университеты физикматематикязучы Уфа дәүләт авиация техник университеты 2018-11-04 Уфа
Ринат Гобәйдуллин (1951-2017), композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе (Чаллы). Шулай ук карагыз Иске Урыссу мәктәбе Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.