Иске Сәфәр — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Терпеле елгасы кырында урнашкан. 17 гасырда башкортлар белән Иске Сәфәр авылы нигезләнә. Сәфәрдә мәдәният йорты, фельдшерлык узәге, балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, кибетләр, полиция участогы, бухгалтерия, музей һәм библиотека бар. 2021 нче елга авылда 1000гә якын кеше яши. Авылда РТС, икмәк өчен амбарлар, фермалар бар. Шулай ук сугышта һәлак булып калган кешеләр өчен һәйкәл ачканнар. Ул һәйкәлдә аларның исемләре бар. 2020 елның 28 нче май аенда чик сакчылары көненә һәйкәл куйдылар. 2020 елда Инсия Хаҗиева Иске Сәфәр турында китап бастырып чыгарды. Ул китапта авыл турында һәм Сәфәрдә булган һәрбер гаилә турында мәгълүмат бар. Географиясе Иске Сәфәр Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 294 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 26 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 796 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,87%, башка халыклар — 1,13%.
Авыл белән бәйле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1937-03-08 Әхсән Заһитов Казан дәүләт аграр университетыМинзәлә педагогика көллияте агрономсәясәтче 2025-06-06 Казан 1973-11-27 Айгөл Әхмәтгалиева Казан (Идел буе) федераль университеты язучыжурналистдраматургмөхәррир МәгърифәтЯр Чаллы дәүләт педагогика университеты«Мәйдан» журналыКазан утларыАяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
Айгөл Әхмәтгалиева Кадрия Идрисова Мәннаф Айтуганов Әхсән Заһитов
Әхсән Заһитов (1937―2025), Татарстанның партия-дәүләт идарәсе ветераны. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.