Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете (, Җәмиг Мөхәммәд әл-Әмин) — Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендә урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 2008 елдан — Бәйрутның төп мәчете.
Тарих Мәчет төзелеше Ливан премьер-министры (1992—1998, 2000—2004) акчасына башкарыла. 2002 елда мәчетнең нигез ташы салына. Әмма Р. Б. Харири 2005 елда бомба шартлатып, үтерелгән. 2008 елның 17 октябрендә премьер-министр улларының берсе, шулай ук Ливан премьер-министры (2009—2011, 2016—2020) тарафыннан Мөхәммәт Әл-Әмин мәчете ачыла. Тантанада шулай ук Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Оман, Күвәйт, Джибути һәм Фәлистыйн автономиясе министрлары катнаша.
2008 елдан Бәйрутның төп мәчете булып тора.
Архитектурасы Архитектор — Азми Фәхури (Azmi Fakhuri). Лимонит ташыннан төзелгән бина архитектурасында госманлы, шулай ук Мисыр мәмлүкләре архитектураларының стиль элементлары бар. Мәчет, бер яктан, Истанбулдагы Изге София Соборын, икенче яктан, Солтан Әхмәт мәчетен хәтерләтә.
Сылтамалар Mohammad Al-Amin Mosque
Моны да карагыз Ливанда ислам
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Ливан мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:2008 елда төзелгән мәчетләр