Мануэль Марреро Крус (, 1963 елның 11 июле, Куба, Ольгин) — Куба сәясәтчесе, 2019 елның 21 декабреннән премьер-министры, әлеге вазыйфа 1976 елда бетерелгән һәм 2019 елның апрелендә кабул ителгән Куба конституциясендә яңадан торгызыла Cuba names Manuel Marrero Cruz as first prime minister since 1976 (Куба Мануэль Марреро Крусны 1976 елдан соң беренче премьер-министр итеп билгели). bbc.com, 22.12.2019.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 11 июлендә Кубаның көнчыгышындагы Ольгин провинциясендә туган. Мануэль Марреро — квалификацияле архитектор. Туристлык эшчәнлегенә 1990 елда кушылган. Ул Гавиота төркемендә (Grupo Gaviota) инвестор буларак эшли башлый, аннары техник инвестицион төркем башлыгы, Рио-де-Луна (Río de Luna) отеленең директор урынбасары һәм генераль директоры, ә аннары көнчыгыш провинцияләре өчен Гавиота субделегаты була. Varadero Azul кунакханә комплексы генераль директоры, Гавиота төркеменең беренче вице-президенты һәм президенты булып эшли.
2004 елда Фидель Кастро аны туризм министры итеп билгели. 2019 елның декабренә кадәр, Куба премьер-министры итеп билгеләнгәнче, әлеге вазыйфада кала.
Куба премьер-министры 2019 елның 21 декабрендә ул Куба парламенты тарафыннан Хөкүмәт премьер-министры итеп билгеләнә. Аның кандидатурасын ил президенты Мигель Диас-Канель тәкъдим иткән һәм депутатлар тарафыннан бердәм хупланган. Кубада премьер-министр вазыйфасыы 1976 елда бетерелә һәм янәдән 2019 елның апрелендә кабул ителә. Фидель Кастро 1959 елның февраленнән алып 1976 елның декабренә кадәр Дәүләт Советы рәисе һәм Министрлар Советы рәисе булып тора.
Мануэль Маррероның премьер-министрлык вәкаләтләре срогы, 2019 елгы Куба Конституциясенең 141 статьясында күрсәтелгәнчә, биш ел тәшкил итә.
Сылтамалар Manuel Marrero, nombrado primer ministro de Cuba (Мануэла Марреро Куба премьер-министры итеп билгеләнде). lavanguardia.com, 21.12.2019 Manuel Marrero Cruz. Twitter
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Куба сәясәтчеләре Төркем:Куба коммунистлары Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Архитекторлар Төркем:Куба премьер-министрлары