Бу музыка продюсеры турында мәкалә, опера җырчысы турында моннан укыгыз
Марат Гәрәев, Марат Мәүлет улы Гәрәев (1962 елның 22 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Шыңар ) — продюсер, «Барс-Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 22 сентябрендә Саба районы Олы Шыңар авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1985), Вольск тыл югары хәрби укуханәсен (1989) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1985—1993 елларда — ССРБ (РФ) Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.
1994—1998 елларда — «Полимиз» АҖ тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары.
1998—2009 елларда — «Барс-Медиа» ЯАҖ генераль директоры.
2010—2019 елларда — «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ () директорлар шурасы рәисе.
Шоу бизнестан китүе «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» — татар эстрадасы базарында иң эре компания. 1998 елда төзелгән әлеге оешманың максаты булып үсеп килүче татар шоу-бизнесын үстерү тора. Хәзер «Барс-Медиа» структурасына продюсерлык үзәге, реклама агентлыгы, TMTV телеканалы, «Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре һәм «Татар җыры» халыкара фестивале керә.
Татар эстрадасында әйдәп баручы «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ () директорлар шурасы рәисе Марат Гәрәев үзе һәм «Барс-Медиа» компаниясе директоры булган кызы Динәнең әлеге эшчәнлектән тулысынча китүләре турында хәбәр итте. Ул моны акционерлар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга бәйләп аңлатаГөлнара Сабирова. Марат Гәрәев үзенең һәм кызы Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен әйтте. «Ватаным Татарстан», 6.07.2019Татарская эстрада в шоке: шеф «Барс-Медиа» покидает компанию в канун 20-летия «Татар җыры» из-за конфликта с партнерами. БИЗНЕС Online, 7.08.2019.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2019 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестивален оештыручыларга мактаулы исем бирде. Татар-информ МА, 21.12.2019.
Гаилә хәле Өйләнгән. Кызы Динә, «Барс-Медиа» компаниясе директоры; улы Булат - «Барс-Медиа» акционеры.
Бертуганы Камил Мәүлет улы Гәрәев, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ сайты
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Продюсерлар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре