Салтыйган (шулай ук Ышналы башы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Тарих Казан ханлыгы чорында ук билгеле авыл. Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар. Халык саны Ел Халык саны Милли состав 1989 288 татарлар, руслар 1997 272 татарлар, руслар 2002 265 татарлар — 80 %, руслар — 20 % 2010 241 татарлар — 83 %, руслар — 17 %
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 172 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 77,33%, урыслар — 21,51%, башка халыклар — 1,16%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Дин Салтыйган мәчете Шәхесләр Рафил Ногманов (1949―2024), юрист, Татарстанның атказанган юристы, ТР Дәүләт шурасы депутаты. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары
Төркем:Кайбыч районы татар авыллары