Аһимса (Аһинса) (Санскрит телендә: अहिंसा, , Пали: ) аның мәгънәсе 'җәрәхәтләмәскә' һәм 'мәрхәмәтлелек' һәм ул Һинд динендә, Буддачылыкта һәм Җәйничелектә төп кыйммәткә карый. Сүз Санскрит тамыры һимстан алынган – сугарга; һимса ул җәрәхәт яки зыян, а-һимса ул моның каршысы, ягъни җәрәхәтләмәскә, яки зыян китермәскә.Mayton, D. M., & Burrows, C. A. (2012), Psychology of Nonviolence, The Encyclopedia of Peace Psychology, Vol. 1, pages 713–716 and 720–723, Wiley-Blackwell, ISBN 978-1-4051-9644-4Encyclopædia Britannica, see Ahimsa Аһимса шулай ук көч кулланмауга карый, һәм ул борынгы Һиндстан диннәрендә барлык терелек ияләренә, шулай ук хайваннарга да карый.Bajpai, Shiva (2011). The History of India - From Ancient to Modern Times, Himalayan Academy Publications (Hawaii, USA), ISBN 978-1-934145-38-8; see pages 8, 98

Аһимса Җәйничелекнең төп кыйммәтләренең һәм принципларның берсе, ул Һинд динендә Панча Махавраталарның беренчесе, һәм Буддизмда, биредә ул биш кагыйдәләрнең берсе. Аһимса күп-үлчәмле концепция булып тора,John Arapura in K. R. Sundararajan and Bithika Mukerji Ed. (1997), Hindu spirituality: Postclassical and modern, ISBN 978-81-208-1937-5; see Chapter 20, pages 392–417 аны барлык җан ияләренең илаһи рухи энергиясенең ялкыны дигән фикер илһамландыра; шулай итеп, башканы җәрәхәтләү - үзеңне җәрәхәтләү дигән сүз. Аһимса шулай ук нинди генә булмасын канунсыз көч куллануның кармик нәтиҗәләре булуы карашына якын бәйләнеше бар. Һинд диненең борынгы галимнәре беренче булып шул принципны өйрәнгәннәр һәм вакыт узу белән Аһимса принципларын камилләштергән булсалар да, концепция Җәйничелектә этик фәлсәфәдә табигыйдан тыш статуска ирешкән булган.Stephen H. Phillips and other authors (2008), in Encyclopedia of Violence, Peace, & Conflict (Second Edition), ISBN 978-0-12-373985-8, Elsevier Science, Pages 1347–1356, 701–849, 1867Chapple, C. (1990). Nonviolence to animals, earth and self in Asian Traditions (see Chapter 1). State University of New York Press (1993) Җәйничелекнең егерме өченче "тиртһанкара"сы Парсванатха, безнең эрага кадәр 8-енче гасырда көч кулланмау концепциясен яңарткан, шуның яклы булган һәм дәгъвалаган. Маһавира, егерме дүртенче һәм соңгы тиртһанкара фикерне дәвам итеп безнең эрага кадәр 6-ынчы гасырда көчәйткән.. Популяр рәвештә, Махатма Ганди аһимса принципына көчле ышанган.Gandhi, M. (2002). The essential Gandhi: an anthology of his writings on his life, work, and ideas. Random House Digital, Inc.

Аһимса 'җәрәхәт китермәү' карашына гамәлләр, сүзләр һәм фикерләр керә.Kirkwood, W. G. (1989). Truthfulness as a standard for speech in ancient India. Southern Communication Journal, 54(3), 213–234. Һинд диненең классик әдәбиятында, мәсьәлән, Махабхаратада һәм Рамаянада, һәм шулай ук хәзерге галимнәр арасында Struckmeyer, F. R. (1971). The" Just War" and the Right of Self-defense. Ethics, 82(1), 48–55. сугышта һәм үз-үзеңне яклау таләп иткән хәлдә Аһимса принциплары турында бәхәс алып барыла. Һиндстаннан тарихи әдәбият һәм хәзерге бәхесләр Гадел сугыш концепциясенә һәм тиешле үз-үзеңне яклау теорияләренә кертем ясаганнар.Balkaran, R., & Dorn, A. W. (2012). Violence in the Vālmı̄ki Rāmāyaṇa: Just War Criteria in an Ancient Indian Epic, Journal of the American Academy of Religion, 80(3), 659–690.

Этимология Аһимса сүзен кайвакыт Аһинса дип язалар.Standing, E. M. (1924). THE SUPER‐VEGETARIANS. New Blackfriars, 5(50), pages 103–108 ул Санскрит сүзе һимстан алынган, ягъни бәрергә; һимса ягъни җәрәхәт яки зыян, шул ук вакытта а-һимса, аның каршысы, ул зыян китермәү яки законсыз көч кулланмау.A Hindu Primer , by Shukavak N. Dasa

Һинд дине

Борынгы Ведик текстлар Аһимса Ведик текстларда эволюцияләгән әхлакый концепция булып тора.Walli, Koshelya: The Conception of Ahimsa in Indian Thought, Varanasi 1974, p. 113–145. Иң борынгы кулъязмаларда турыдан булмаган рәвештә Аһимса искә алына, әмма ассызыкланмый. Вакыт узу белән Һинд дине язмаларында ритуаль практикалар яңартыла һәм Аһимса концепциясе арта барган рәвештә сафландырыла һәм ассызыклана, ахыр чиктә Аһимса соң Ведик чорда (якынча безнең эрага кадәр 500-енче ел) иң югары дәрәҗә булып китә. Мәсьәлән, Риг Веданың 10.22.25 гимнында Ходай Индрага дога кылган урында Сатья (хакыйкать) һәм Аһимса сүзләре кулланыла: </blockquote> अस्मे ता त इन्द्र सन्तु सत्याहिंसन्तीरुपस्पृशः । विद्याम यासां भुजो धेनूनां न वज्रिवः ॥१३॥ Rigveda 10.22 Wikisource;English: Unto Tähtinen (1964), Non-violence as an Ethical Principle, Turun Yliopisto, Finland, PhD Thesis, pages 23–25; Ригведада Аһимсаның башка очраган урыны турында биредә карарга мөмкин Rigveda 5.64.3, Rigveda 1.141.5; </blockquote> соңрак безнең эрага кадәр 1000 ел һәм безнең эрага кадәр 600 ел белән даталанган Яджур Ведада шулай дип раслана, "барлык мәхлукатлар да мидңа дустанә күз белән карасын, мин дә шулай карасын идем, һәм барыбыз да бер-беребезгә дус күзе белән карасын идек".To do no harm Project Gutenberg, see translation for Yajurveda 36.18 VE;For other occurrences of Ahimsa in Vedic literature, see A Vedic Concordance Maurice Bloomfield, Harvard University Press, page 151

Аһимса төшенчәсе Яджурведаның Таиттирья Шакхасында очрый (TS 5.2.8.7), биредә ул үзеңә зыян китермәүгә карый.Tähtinen p. 2. Ул берничә мәртәбә Шатапатха Браһманада "зыян китермәү" мәгънәсендә очрый.Shatapatha Brahmana 2.3.4.30; 2.5.1.14; 6.3.1.26; 6.3.1.39. Аһимса доктринасы Брахманик мәдәнияттә соң Ведик чоры үсеше булып тора.Henk M. Bodewitz in Jan E. M. Houben, K. R. van Kooij, ed., Violence denied: violence, non-violence and the rationalisation of violence in "South Asian" cultural history. BRILL, 1999 page 30. Хайваннарга зыян китермәү фикеренең иң элек искә алуы ("пашу-Ахимса"), мөгаен әхлакый мәгънәдә, Яджурведаның Капистхала Катха Самхитасында (KapS 31.11), ул мөгаен безнең эрага кадәр 8-енче гасырда язылган.Tähtinen pp. 2–3.

Боукер раслаганча сүз төп Упанишадаларда очрый әмма киң таралган түгел.John Bowker, Problems of suffering in religions of the world. Cambridge University Press, 1975, page 233. Канеда Упанишадаларда Аһимса сүзенең мисалларын китерә.Kaneda, T. (2008). Shanti, peacefulness of mind. C. Eppert & H. Wang (Eds.), Cross cultural studies in curriculum: Eastern thought, educational insights, pages 171–192, ISBN 978-0-8058-5673-6, Taylor & Francis Башка галимнәрIzawa, A. (2008). Empathy for Pain in Vedic Ritual. Journal of the International College for Advanced Buddhist Studies, 12, 78 Аһимсаның Ведада үсеш алган әхлакый концепция дип фараз итәләр, ул Упанишадаларда үзәк артучы концепция булып китте.

Безнең эрага кадәр 8-енче гасырдан алып 7-енче гасырга кадәр даталанган Чандогья Упанишада, иң борынгы Упанишадаларның берсе булып, Ведик чорда Һинд динендәге кебек мәгънәдә Аһимса сүзенең кулланышының (үз-үзенңне тотыш кодексы) иң иртә шәһадәте булып тора. Ул "барлык җан ияләренә" (sarvabhuta) карата тыя һәм Аһимсаны практикалаучы янә туулар циклыннан котыла дип әйтелә (CU 8.15.1).Tähtinen pp. 2–5; English translation: Schmidt p. 631. Кайбер галимнәр раслаганча безнең эрага кадәр 8-енче яки 7-енче гасырда искә алу Ведик Һинд динендә Җәйничелекнең йогынтысы булырга мөмкин булган.M.K Sridhar and Puruṣottama Bilimoria (2007), Indian Ethics: Classical traditions and contemporary challenges, Editors: Puruṣottama Bilimoria, Joseph Prabhu, Renuka M. Sharma, Ashgate Publishing, ISBN 978-0-7546-3301-3, page 315 Башка галимнәр раслаганча бу мөнәсәбәт уйдырма, һәм гәрчә Җәйничелек борынгы традиция булса да, Җәйничелек эзен таба булган иң борынгы текстлары Ведик чор тәмамланганнан соң күп гасыр соңрак булган.

Чандогья Упанишада Аһимсаны шулай ук Сатьявачанам (хакыйкать), Арджавам (ихласлык), Дана (иганә), Тапас (аскетизм/медитация) белән беррәттән биш асыл кыйммәтләр дип атый (CU 3.17.4).Ravindra Kumar (2008), Non-violence and Its Philosophy, ISBN 978-81-7933-159-0, see page 11–14

Шандилья Упанишадада ун тыелу исемлеге китерелә: Аһимса, Сатья, Астейя, Брахмачарья, Дайя, Арджава, Кшама, Дһрити, Маитаһара һәм Сауча.Swami, P. (2000). Encyclopaedic Dictionary of Upaniṣads: SZ (Vol. 3). Sarup & Sons; see pages 630–631Ballantyne, J. R., & Yogīndra, S. (1850). A Lecture on the Vedánta: Embracing the Text of the Vedánta-sára. Presbyterian mission press. Канеда буенча, Аһимса принципы Һинд дине, Буддачылык һәм Җәйничелек өчен уртак әһәмиятле рухи доктрина булып тора. Турыдан-туры мәгънәдә аның мәгънәсе 'зыян китермәү' һәм 'үтермәү'. Аның асылында гамәлләр белән түгел, ә шулай ук сүзләрдә һәм фикерләрдә дә теләсә нинди җан ияләренә зыян китерүдән тыелу.

Эпослар Һинд диненең эпосларының берсендә Махабхаратада, Аһимса Парамо Дһарма (अहिंसा परमॊ धर्मः) гыйбарәсенең күп искә алулары бар, турыдан-туры мәгънәдә бу иң югары әхлакый кыйммәткә кадәр законсыз көч кулланмау. Мәсьәлән, Маһапрастһаника Парвада шундый шигырь бар:Mahabharata 13.117.37–38 अहिंसा परमॊ धर्मस तथाहिंसा परॊ दमः। अहिंसा परमं दानम अहिंसा परमस तपः। अहिंसा परमॊ यज्ञस तथाहिस्मा परं बलम। अहिंसा परमं मित्रम अहिंसा परमं सुखम। अहिंसा परमं सत्यम अहिंसा परमं शरुतम॥ Махабхаратадан өстәге абзац Һинд динендә Ахимсаның кардиналь әһәмиятен ассызыклый, аның турыдан-туры мәгънәсе шундый: Аһимса иң олы кыйммәт, Аһимса ул иң олы үз-үзеңне контроль, Аһимса иң бөек бүләк, Аһимса иң яхшы газаплану, Аһимса иң олы корбан, Аһимса иң яхшы көч, Аһимса иң бөек дус, Аһимса иң бөек бәхет, Аһимса иң олы хакыйкать, һәм Аһимсаи иң олы тәгълимат.Chapple, C. (1990). Ecological Nonviolence and the Hindu Tradition. In Perspectives on Nonviolence (pp. 168–177). Springer New York.Ahimsa: To do no harm Subramuniyaswami, What is Hinduism?, Chapter 45, Pages 359–361 Кайбер Аһимса Парамо Дһарма фразасы турында сүз алып барылган мисалларга Ади Парва, Вана Парва һәм Анушасана Парва керә. Башка темалар арасында Бхагавад Гитада берәү систематик көч куллану яки сугыш белән очраганда тиешле җавап турында икеләнүләр һәм сораулар турында сүз бара. Бу шигырьләр үз-үзеңне яклауда законлы көч куллану һәм гадел сугыш теориясе концепцияләре турында сүз бара. Шулай да бу интерпретация буенча килешү юк. Ганди, мәсьәлән, бу көч кулланмау һәм законлы көч куллану турында бәхәсне әхлакый сораулар белән очраганда һәр кеше эчендә эчке сугышның гади метафорасы дип саный.Fischer, Louis: Gandhi: His Life and Message to the World Mentor, New York 1954, pp. 15–16

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафдарлары кагыйдә буларак ит, балык һәм йомырка ашамыйлар.

Үзеңне үзең яклау, җинаять законы һәм сугыш Һинд диненең классик текстларында Аһимсаны практикалаучы кешеләр сугыш, көч кулланып һөҗүм яки җинаятьтә гаепләнгән берәүгә җәза бирергә кирәк булганда эшли ала һәм эшләргә тиеш турында күп бүлекләр багышланган. Бу бәхәсләр гадел сугыш теорияләренә, акыл белән эш итеп үзеңне яклау һәм пропорциональ җәза бирү теорияләренә китергән.Klaus K. Klostermaier (1996), in Harvey Leonard Dyck and Peter Brock (Ed), The Pacifist Impulse in Historical Perspective, see Chapter on Himsa and Ahimsa Traditions in Hinduism, , University of Toronto Press, pages 230–234 Артхашастрада башка темалар арасында ничек һәм нәрсә пропорциональ җавап һәм җәза булып торуы турында сүз алып барыла.Paul F. Robinson (2003), Just War in Comparative Perspective, ISBN 0-7546-3587-2, Ashgate Publishing, see pages 114–125Coates, B. E. (2008). Modern India's Strategic Advantage to the United States: Her Twin Strengths in Himsa and Ahimsa. Comparative Strategy, 27(2), pages 133–147

Сугыш