Чирмешән туган як тарихы музее () — Татарстанның Чирмешән районы үзәге Чирмешән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чирмешән төбәге тарихы белән таныштыра.

Тарих 1980 елның 1 маенда Чирмешән районы мемориаль үзәге ачыла Черемшанский мемориальный центр. Музеи России. 2006 елның 27 декабрендә музейга нигез салына, 2007 елның 4 августында ачыла. Музейны нигезләүдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Сергей улы Фролов башлап йөри Чирмешән районы туган як тарихы музее. Чирмешән районы сайты, 15.05.2014. Хәзерге вакытта Чирмешән районы мемориаль үзәге — Чирмешән туган як тарихы музееның бер бүлеге Черемшанский Мемориальный центр - отдел Историко-краеведческого музея Черемшанского муниципального района РТ. Музеи России.

Бина Музей ике катлы бинада урнашкан.

Экспонатлар Мәйданы — 680,2 кв. м. Фондта 2 804 саклау берәмлеге. 8 экспозиция залы бар. Музей экспозицияләренең авторлары — Н. С. Фролов һәм В. В. Захарова. Музейда Чирмешән турында матди тарихи чыганаклар, документлар саклана. Экспонатлар арасында XIII гасыр тәңкәләре, Екатерина II заманы нумизматика тупланмасы бар. Этнография тупланмасында төбәктә яшәүче барлык милләтләрнең тарихы күзаллана. XIX гасырда татар һәм мордва хатын-кызлары кигән милли киемнәр күрсәтелә. Чирмешән районы мемориаль үзәгендә Чирмешән төбәге белән бәйле 16 мең шәхес турында мәгълүмат тупланган. 2017 елда Альберт Борһанов җитәкчелегендә Чирмешән районында узган фәнни-эзләнү эшләрендә табылган барлык археологик табылдыклар музейга тапшырылганКадрия Гамирова. В Черемшанском музее насчитывается более 3000 экспонатов. «Безнең Чирмешән», 17.05.2018. Тупланмалар нумизматика сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләре табигать фәннәре сирәк китаплар, шул исәптән, 1934 елда басылган «Кече совет энциклопедиясе», 1951—1957 елларда басылган 50 томнан торучы «Зур совет энциклопедиясе».

Экскурсияләр Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышы Күмәк хуҗалыклар төзелү Сәяси золым Бөек Ватан сугышы Чирмешән кирмәне — ачык һавадагы музей

Сылтамалар Чирмешән районы туган як тарихы музее. Чирмешән районы сайты Историко-краеведческий музей Черемшанского района. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Чирмешән районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары