Репрессия корбаннары – татарларга һәйкәл () — 1937—1955 елларда Ленинград һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга куелган һәйкәл.
Тарих 1937—1955 елларда Ленинград шәһәре һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга һәйкәл 2019 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсе () куела. НКВД—МГБ—КГБ элекке махсус объекты булган Левашово мемориаль зиратында төрле милләттән 45 мең Сталин репрессияләре корбаны җирләнгән.
Һәйкәл «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы башлангычы белән куела. Идея авторы — РФ ФА Африка институты өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Беккин. Һәйкәлне куюда матди яктан меценат Шамил Измаил улы Акбулатов ярдәм итә.
Тасвирлама Һәйкәл кара граниттан эшләнгән. Һәйкәлнең өске өлешендә ярымай сурәте, аннан астарак алгы якта русча «Әл-Гыймран» сүрәсеннән 185нче «Күллү нәфсин» аяте язылган Сура 3: Семейство Имрана - Аят: 185. Коран онлайн.
Аскы күтәртмәдә русча дүртюллык язылган: Без савана и Божьего слова Без фамилий и дат В холодной земле Левашова Татары лежат
Сылтамалар Татьяна Вольтская. "Нейтрализовать имамов". Установлен памятник татарам – жертвам репрессий. Радио Свобода, 24.07.2019
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Ленинград өлкәсе һәйкәлләре Төркем:Санкт-Петербург һәйкәлләре Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Сталин репрессияләре корбаннарына һәйкәлләр