Халык иҗаты һәм көнкүреше музее, Мидхәт Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музее () — Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яңа Чишмә районы һәм Зирекле авылы тарихы белән таныштыра.

Филиал Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее Тарих Музейның нигезен 1982 елның 1 сентябрендә ачылган «Чыгарылыш сыйныфлар музее» тәшкил итә. 1992 елның 29 декабрендә ТР мәдәният министрлыгының 244нче боерыгы белән Зирекледә халык иҗаты һәм көнкүреше музее оештырыла. 2010 елдан муниципаль бюджет мәдәният оешмасы. Музейны нигезләүче — Мидхәт Гариф улы Газыймов (1942―2022), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2000) Мидхат Гарифович Газымов . Ассоциация-музеев-татарстана.рф Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее . Яңа Чишмә районы сайты.

2012 елда Яңа Чишмәдә филиалы ачыла (2014 елдан мөстәкыйль оешма).

Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе — мәдәни байлыкны, татар халкының кул эшләре төрләрен өйрәнү.

2019 елның 30 апрелендә музейда «Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына халыкара конференция уздырылаЗирекледә туган якны өйрәнүчеләр конференциясе. БТК сайты, 06.05.2019.

Экспонатлар Музей фондында 2 258 саклау берәмлеге экспонат бар, шулар арасында чигүле сөлге, намазлык, челтәр кайма тупланмалары урын алган.

Зирекле авылының 1770—1930 еллардагы тарихы, Яңа Чишмә волосте, Яңа Чишмә районы һәм аның тирә-ягындагы авыллар барлыкка килү тарихы турында материаллар тупланган.

Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары авылларыннан (барлыгы 125 торак пункт, кайберсе юкка чыккан) 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар исемлеге куелган.

Авыл мәктәбе һәм «Яңа тормыш» («Дружба», «Кичуй») күмәк хуҗалыгы тарихлары белән танышырга мөмкин.

Экскурсияләр Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар һәм аларның укытучылары Зирекле авылы туку-чигү осталары эшләре Авылның көнкүреш әйберләре Зирекле хатын-кызларының бизәнү әйберләре һәм киемнәре Зиреклеләр Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда Музей китапханәсе Авыл өе Авыл тарихы һәм музей архивы Без мәктәпкә барабыз Якташ язучылар Әби-бабайлар балачакта уйнаган уеннар Искәрмәләр

Әдәбият М. Г. Газыймов. Зиреклем зирекләре. Казан: Школа, 2009. Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее (төзүчесе М. Г. Газыймов). Казан: Школа, 2017.

Сылтамалар Музей народного творчества и быта с. Зирекле. Музеи России Музей народного творчества и быта Новошешминского района. tatfrontu.ru Музей народного творчества и быта Новошешминского муниципального района Республики Татарстан . Яңа Чишмә районы сайты, 14.01.2019

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Яңа Чишмә районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары