Пеләмеш — Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы торак пункт, марилар авылы. Бимә авыл җирлегенә карый. Географиясе Пеләмеш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 262 чакрым, ә район үзәге Әгерҗедән көньяк-көнчыгышка таба 58 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Географик урыны Әгерҗе үзәгеннән көньяк-көнбатышка барган автомобиль юлының 76,5 километрында, Кече Пеләмеш елгасында урнашкан. Җирлек үзәгенә, авылның Бимә авылына кадәр ара көньяк-көнчыгышка таба 5 км тәшкил итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ерак яисә үтеп керү кыен булган җирлекләрдәге торак пунктлар исемлегенә керәПостановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 29 декабря 2005 года № 648 «Об утверждении перечня населённых пунктов, находящихся в отдалённых или труднодоступных местностях Республики Татарстан». Тарихе Авыл XVIII гасыр башында нигезләнгән, 1723 ел документларында телгә алына. 1762 елда авылда ир җенесеннән 24 кеше булган. 1876 елда басылган «Россия империясенең торак урыннары исемлеге»ндә торак пункт Вятка губернасы Алабуга өязе 2нче станының Пеләмеш су чыганагында урнашкан казна авылы Пеләмеш дип атала, ул Алабуга өяз шәһәреннән 85 чакоымда урнашкан. Биредә 21 ишегалдында 136 кеше (64 ир-ат һәм 72 хатын-кыз) яшәгән. 1887 елда Бимә волосте Пеләмеш авыл җәмгыятенең Пеләмеш авылында 41 йортта 267 типтәр һәм мари (140 ир-ат һәм 127 хатын-кыз) яшәгән. Авылның җир биләмәсе 362,7 дисәтинә (мәйдан үлчәме) җир тәшкил иткән. Халыкта 119 ат, 106 сыер һәм 322 берәмлек вак терлек (сарык, дуңгыз һәм кәҗә) булган; 19 кеше җирле кәсепләр белән шөгыльләнгән (шул исәптән 15 пычкычы), 13 — күчмә кәсепләр (шул исәптән 11 атларда халыкны ташучы). 4 грамоталы һәм 1 укучы, тегермән була. 1905 елда Алабуга өязенең Пьяноборск волосты Пеләмеш авылында 62 йортта 422 кеше (216 ир, 206 хатын-кыз) яшәгәнПелемеш в списке населённых мест Вятской губернии 1905 года. 1921 елда башлангыч мәктәп ачылды (мәктәп бинасы 1925 елда гына төзелә). 1921 ел ахырыннан авыл Әгерҗе, 1924 елдан ТАССРның Алабуга кантоны составында, 1928 елдан — Чаллы кантоны составында була. 1930 елның 10 августыннан — Краснобор районында, 1960 елның 28 октябреннән — Әгерҗе районында (1963 елның 1 февраленнән 1964 елның 4 мартына кадәр — Алабуга авыл районында)Пелемеш :: Татарская энциклопедия Tatarica. 1948 елда — Пеләмеш авыл советы үзәге. 1928 елда биредә «Уйлыш» колхозы оештырыла, ул 1961 елда «Россия» колхозы булган Бимә авылының «Мариец» колхозына керә. 1989 елда бу колхоздан «Яңа тормыш» колхозы аерылып тора, 1995 елдан — «Пеләмеш» күмәк предприятиесе. 1995 елда мәктәп башлангыч мәктәпкә — балалар бакчасына үзгәртелде. 1990нчы елларда «Ош Вис-Вис» ансамбле оештырыла. 2014 елда авылда күпфункцияле үзәк ачылды: клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты. Халкы 2010 елдагы Бөтә Россия халык исәбен алу мәгълуматлары буенча, авылда 392 кеше яшәгән (186 ир-ат, 206 хатын-кыз)Пелемеш по переписи 2010 года. +Пеләмеш авылы халкы саны, кеше. 185918871905192019261938194919581970198920022010 136267422393450569460505536396415392
Милли составы 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре нигезендә халыкның милли структурасында марилар 98 %ны тәшкил иткән.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 337 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: чирмешләр — 94,96%, урыслар — 4,15%, башка халыклар — 0,59%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,30%.
Климаты
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авыл белән бәйле шәхесләр
Инфраструктурасы һәм урамнары Авылда мәктәп — балалар бакчасы, авыл клубы, ФАП, китапханә, берничә магазин эшли, зират бар. Халык «Ак Барс – Әгерҗе» Агрофирмасы Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Пеләмеш» бүлекчәсендә эшлиИстория Бимского сельского поселения (действуют две фермы КРС, зерноток и машинно-тракторный паркГенеральный план Бимского сельского поселения). Авылда 4 урамКЛАДР с. Пелемеш. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
Төркем:Әгерҗе районы торак пунктлары