Көньяк Судан (, җәнүб әл-сүдан) — Африкада урнашкан дәүләт. Башкаласы — Җүба. 2011 елның 9 июленнән бирле бәйсез дәүләт статусына ия.
Көнчыгышта Эфиопия, көньякта Кения, Уганда һәм КДҖ, көнбатышта Үзәк Африка Җөмһүрияте, төньякта Судан белән чиктәш. Мәйданы — 619 745 км².
Тарих Әлеге җирлектә колонизация фәкать 19 гасырда гына башлана. Европа монда элек-электән христианлашу сәясәтен алып барган.
2011 ел гыйнварында Көньяк Суданда бәйсезлек турында референдум узганСудан көньягында референдум уза. Тавыш бирүдә катнашканнарның 99% төбәкнең бәйсезлеген яклап чыкканСудан президенты илнең көньягын бәйсез дип танырга риза. 2011 елның 9 июлендә илнең рәсми бәйсезлеге игълан ителгән.
Көньяк Судан бәйсезлеген Судан, Алмания, Мисыр, Кения, Кытай, Бөекбритания, Төркия, Италия, АКШ, Канада, Австралия, Япония, Италия, Ирландия, КАҖ, Швеция, Россия һәм башка, барлыгы 50 дән артык дәүләт таныды.
Искәрмәләр
Сылтамалар Көньяк Судан хәкимиятенең рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:Диңгезгә чыгышы булмаган илләр Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр