Манго — Манго (Mangifera) нәселеннән булган үсемлекләр җимеше, Анакардиев гаиләсеннән (Сумахов)
Һинд мангосы (Mangifera indica) авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. 2009 елда бөтен дөнья буйлап авыл хуҗалыгында 300 дән артык төре үстерелә (1969 елда 200 гә якын төре билгеле була.) Мангоның иң эре экспортерларының берсе — Һиндстан. Һинд мангосы җимешләре тукымачыл структурага һәм баллы тәмгә ия. Тышчасы кызыл, яшел яки сары төстә, эче сары яки кызгылт-сары төстә.
Җитештерүчеләр Мангоның килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар билгеле түгел. Якынча,һинд мангосы Пакистаннан алып Индонезиягә кадәр. булган территорияләрдә барлыкка килгән.
Манго (һинд мангосы ) Һиндстанда милли үсемлекләрнеңберсе булып санала.
Һиндстан якынча 13,5 млн т манго җимеше (2009 ел мәгълүматлары) җыя һәм шулай итеп, төп җитештерүче булып тора (иң танылган сортларның берсе —«Альфонсо»)..Европада- Испаниянең Канар утрауларында манго үстерү белән шөгыльләнәләр +Еллар буенча дөньякүләм манго җитештерү ЕлМең тонна 196511 486 197012 030 197512 768 198014 420 198516 545 199017 051 199522 446 200024 888 200531 203 200633 434 200734 456 200834 994 200935 124
+ Төп 20 манго җитештерүче — 2009Илмең тонна манго Һиндстан13 557 Кытай4 140 Таиланд2 469 Индонезия2 150 Пакистан1 728 Мексика1 509 Бразилия1 197 Нигерия831 Бангладеш828 Филиппин - Барысы 771 Вьетнам540Кения474 Мисыр450 Йәмән404Куба354 Танзания320 Доминикан Җөмһүрияте257 Гаити244 Мадагаскар221 Конго Демократик Республикасы210чыганагы: БМОның азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO)
Куллану
Манго җимешләре Һиндстан һәм Азия илләрендә өй медицинасында еш кулланыла. Мәсәлән, Һиндстанда мангоны кан туктату, йөрәк- кан тамырларын ныгыту һәм баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен кулланалар.
Өлгермәгән яшел җимешләр составында күп күләмдә крахмал бар. Җитешү барышында ул гади углеводларга :шикәр,глюкоза, мальтозага әйләнә. Моннан тыш, өлгермәгән манго — пектинның кыйммәтле чыганагы, әмма җимештә каты төш барлыкка килүгә , аның саны сизелерлек кими. Составында лимон, кузгалак, алма һәм янтар кислоталары булганга, өлгермәгән җимеш бик ачы. Шулай ук, яшел манго С витаминына да бай(30 мг лаймада С витамины булган кебек ,мангода да 15мг күләмендә С витамины бар), анда һәм башка витаминнар бар.
Өлгергән җимеш тәме буенча бик баллы һәм хуш исле.Аның составында витаминнар һәм шикәр күп, әмма кислоталар аз.
Азык кыйммәте Мангоның якынча 100 грамында:
Энергетик кыйммәте: 270 кДж / 70 ккал Аксымнар: 0,51 г Майлары: 0,27 г Углеводлар Шикәр: 14,8 г Клетчатка: 1,8 г
Витаминнар һәм микроэлементлар (% да тәкъдим ителгән тәүлек нормасы)
Тиамин (1): 0,058 мг (4 %) Рибофлавин (2): 0,057 мг (4 %) Ниацин (3): 0,584 мг (4 %) Пантотен кислотасы (5): 0,160 мг (3 %) Витамин B<sub id="mwARA">6</sub>: 0,134 мг (10 %) Фолий кислотасы (B9): 14 мкг (4 %) Витамин C: 27,7 мг (46 %) Кальций: 10 мг (1 %) Тимер: 0,13 мг (1 %) Магний: 9 мг (2 %) Фосфор: 11 мг (2 %) Калий: 156 мг (3 %) Цинк: 0,04 мг (0 %)
Искәрмәләр
Чыганаклар Манго // Ломбард — Мезитол. — М. : Совет энциклопедиясе, 1974. — (Зур совет энциклопедиясе : [30 т.] / гл. ред. А.М. Прохоров ; 1969-1978, т. 15).
Төркем:Җиләк-җимеш