«Ерән кашка», «Җирән кашка» (-Җирән Бүре) — башкорт халык җыры, озын көй. Тарих Беренче тапкыр С. Габәши тарафыннан язып алына һәм "Башҡорт халыҡ йырҙары" (1935) җыентыгында басылып чыгаФоменков М.П. Башкирская народная песня. Уфа, 1976.. Аннары җырны Ф. Х. Камаев, Л. Н. Лебединский, Ф. А. Нәдершина, Г. З. Сөләйманов, Р. С. Сөләйманов, Х. Ф. Әхмәтов һ. б. язып ала.
Тасвирлама Җыр лиро-эпик характерда язылган. «Ерән кашка» Ватан сугышы (1812) вакыйгаларына бәйле. Җыр сугышка китүче егетләр белән аларны озатучы кызлар арасындагы диалог формасында эшләнгән, кушымтасында яугирнең туры юлдашы — атына мөрәҗәгате бар. Җыр 2 өлештән тора, җырның башы һәм кушымтасы капма-каршы (контрастлы) темпта башкарыла: озын көй стилендәге җырның баш өлешендә баскычлар буйлап түбәнәюче көй хәрәкәте өстенлек итә, дәртле кушымта салмак көйгә якыная, акрыная баручы каденция әйләнешләре җыр башындагы аһәңлелекне кайтара.
Җырны башкаручылар арасында: Нажия Аллаярова, Б. Н. Вәлиева, Рамазан Янбәков, Т. Рәшитова. Җырны курайчылар ансамбле өчен — А. М. Кобагошев, а cappella хоры өчен — Ш. З. Колбарисов, С. Ә. Низаметдинов, В. Г. Соколов, тавыш һәм фортепьяно өчен М. Ә. Мозаффаров, К. Й. Рәхимов эшкәртә. Җыр «Каһым түрә» операсында файдаланылган.
Сылтамалар Ерән кашка Гөлназ Галина. «Ерән ҡашҡа». Башкирская энциклопедия Искәрмәләр
Төркем:Башкорт халык җырлары Төркем:1812 елгы Ватан сугышы