Манибхадра төп якшаларның берсе. Ул борынгы Һиндстанда популяр Ходай булган.

Иконографиясе

Якша Манибхадраның берничә яхшы мәгълүм сурәте билгеле.Yaksha cult and iconography, Ram Nath Misra, Munshiram Manoharlal, 1981 Иң борынгы ике мәгълүм сурәт алар: Паркхамнан Якша Манибхадра Матхурадан Якша Манибхадра, безнең эрага кадәр 200 - безнең эраның 50-енче елына карый.Costumes & Ornaments As Depicted in the Early Sculpture of Gwalior Museum By Sulochana Ayyar, Mittal Publications, Dec 1, 1987, p. 29 Упиндер Сингх буенча, пот 2.59 метр биеклектә. Стилистик нигезләре буенча ул безнең эраның 2-енче - 1-енче гасырларга даталанырга тиеш, әмма Брахмида язма безнең эраның 3-енче гасыр дип фараз итәргә мөмкинлек бирә. Язмада шулай дип әйтелгән "Куниканың өйрәнчеге, Гомитака тарафыннан ясалган. Сигез иртуган тарафыннан корылган, Манибхара конгрегациясе ("пуга") әгъзалары. Шулай итеп бу язма пот Якша Манибхадраны чагылдыруын күрсәтә."A History of Ancient and Early Medieval India: From the Stone Age to the 12 the century" by Upinder Singh p.365 Джон Бордмэн буенча, киемнеж итәге Грек сәнгатеннән алынган. Охшаш потны тасвирлап, Джон Бордман шулай дип яза: "Аның җирле алдан килүчеләре юк һәм бу күбрәк Соң Грек Архаик манеризмына охшаган". Охшаш хасиятләр Бхарут Яванада бар.Bharut Yavana (John Boardman, "The Diffusion of Classical Art in Antiquity", Princeton University Press, 1993, p.112.) Падмавати Паваядан Якша Манибхадра Падмавати Паваядан Якша Манибхадра. Сурәт астында язма Манибхадра табынучылар төркемен искә ала.

Аларның икесе дә тормыш потларыннан зуррак, еш Маурья яки Шунга Империясе чорына карый. Паркхам Якша Рам Кинкер Баидж тарафыннан Якша сурәтен кисү өчен кулланылган, ул хәзер Дәлһидә Һиндстанның Резерв Банкы алдында тора.Of Art, Central Banks, and Philistines, RBI History Project, http://www.rbi.org.in/History/Mis_Ane_OfArtCentralBankers.html

Манибхадра еш кулында акча янчыгы белән сурәтләнә.

Һинд дине

Манибхадра Шива Ходаеның аватары булып тора, ул аны ярсулы булганда һәм сугыш өчен җыелыш булганда чакырган. Махибхадра Шиваның башка аватары булган Вирабхадра белән Җаландхара армиясен юк иткән.http://www.sacred-texts.com/hin/hmvp/hmvp43.htm Махабхаратада Манибхадра Кубера белән бергә якшалар җитәкчесе буларак искә алына. Арджуна аңа табынган.Hinduism: An Alphabetical Guide, Roshen Dalal, Penguin Books India, Oct 5, 2011, p. 240 Рамаянада, Манибхадра Равана белән сугышучы дип күрсәтелгән, ул вакытта ул Вайшравананың биләмәләрен Кайлаш Тавында һөҗүм иткән.Ramayana: King Rama's Way, William Buck, Barend A. Van Nooten, Shirley Triest, University of California Press, Nov 1, 2000, p. 32–33 It is possible that the avatar of Shiva and the chief of the yakshas may be the same Manibhadra but there is no confirmation.

Буддачылыкта Самьюкта Никаяда, Манибхадра Магадхада Манимала чайтьяда яшәгән дип әйтелә. Якша Манибхадра Дәртле Манибхадраның Дхаранисында катнаша.THE DHĀRANI OF THE EXALTED MANIBHADRA , Translated from Tibetan by Erick Tsiknopoulos

Җәйничелектә

Сурьяпраджнапатида Митхилада Манибхадра чайрья искә алынган. Якшалар турында Джинасенаның Харивамса Пуранасында (783 A.D.) искә алынган."Symbols, Ceremonies and Practices" by Pramodaben Chitrabhanu Шулар арасында Манибхадра һәм Пурнабадра якшалар һәм Бахупутрика якшини иң популяр булганнар. Манибхадра һәм Пурнабадра якшалар төп якшалар буларак искә алынган, Манибхадра төньякныкыларныкы, ә Пурнабадра көньяклыларныкы дип.

Манибхадрага һаман Җәйннәр якша итеп табыналар, бигрәк тә Тапа Гаччхалар белән бәйлеләре. Мандибхадра белән бәйле өч гыйбадәтханә мәшһүр: Уҗҗайн, Аглод (Сабаркантха) һәм Магарвада (Банаскантха). Манибхадра Якша (яки Вира) Гуҗараттагы Җәйннәр арасында популяр ярым-Ходай.Yakshraj Shree Manibhadradev, Nandlal B Devluk, Arihant Prakashan, 1997 Аның сурәте күп формаларны ала ала, шуларга формасыз ташлар керә, шулай да иң киң чагылышта ул күп казык тешле Айравата буларак күрсәтелә.

Шулай ук карагыз Якшалар Панчика Кубера

Искәрмәләр

Sources

Төркем:Һинд дине