Ләйлә Исмәгыйлова, Ләйлә Заһир кызы Исмәгыйлова (, 1946 елның 26 мае, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — ССРБ һәм РФ композиторы, пианиночы, педагог, Башкортстан композиторлар берлеге рәисе, РФ (1998) һәм БАССР (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ (РФ) һәм БР композиторлар берлекләре әгъзасы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Башкортстанның халык артисты (2012), РФ композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге (1978), БР Салават Юлаев исемендәге (2018) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 26 маенда Мәскәүдә композитор Заһир Гариф улы Исмәгыйлев гаиләсендә туган. 1965—1968 елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә (А. С. Леман сыйныфы), 1968—1970 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый (В. Г. Фере сыйныфы) Исмагилова. Большая биографическая энциклопедия. 2009.. 1972 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка көллиятен тәмамлый (Г. И. Литинский сыйныфы).

1972 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында: укытучы, 1979 елдан композиция кафедрасы мөдире, 1990—1991 елларда институтның фәнни эшләр буенча проректоры, 2003 елдан — профессор.

2013 елның 9 декабреннән — Башкортстан композиторлар берлеге рәисе.

Иҗаты Ләйлә Исмәгыйлова — «Хуҗа Насретдин» (1998), «Аркайым» (2005) һәм «Әлгамбра розасы» (2012) балетлары авторы.

«Әлгамбра розасы» балеты Испаниядән бирелгән заказ буенча языла, промоверсия презентациясе Торревьеха шәһәре Сәнгать үзәгенең камера залында була Латыпова Л. Рождение балета в режиме on-line. «Рампа».

Ләйлә Исмәгыйлованың әсәрләре күренекле дирижёрлар Фуат Мансуров, Натан Рахлин, В. Синайский җитәкчелегендәге оркестрлар тарафыннан РФ шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Алмания, Бөекбритания, Маҗарстан, Болгария, Польша, Румыния һ. б.) даими башкарыла.

Әсәрләре Музыка театры өчен: «Хуҗа Насретдин» — балет (В. Щербаков либреттосы, 1998). «Аркайым» — балет (Я. Седов либреттосы, 2005). «Әлгамбра розасы» — балет (Е. Голуб либреттосы, 2012). Симфоник, вокаль-хор әсәрләре: Камера симфониясе (1996) Фортепиано белән оркестр өчен концерт (1968) Скрипка белән оркестр өчен концерт (1982) «Аталар җире» — 4 өлештән (Дала. Көй. Бишек җыры. Егетләр) торучы симфонияләр (1972) Тавыш һәм симфоник оркестр өчен «Такташ-симфония» (1987) Симфоник күренешләр (1983) «Хуҗа Насретдин» балетыннан сюита «Мәңгелек шигырь» катнаш хор белән музыка кораллары ансамбле өчен Гомәр Хәйям шигырьләренә оратория (1980) Тавыш белән оркестр өчен поэма (1989) «Әлгамбрадан» симфоник картиналары (2013). Камера-инструменталь әсәрләре: Флейта, гобой, ике скрипка, альт, виолончель, фортепиано һәм литавралар өчен октет (1978) Кыллы квартет (1973) Фортепиано өчен соната (1975) Фортепиано өчен полифоник (1971) Фортепиано өчен вариацияләр (1963) Фортепиано өчен ике концерт пьесасы (2000)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 — РФ композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге премиясе 1984 — БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1998 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе 2012 — Башкортстанның халык артисты 2018 — Салават Юлаев премиясе Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләген алучылар билгеле. Азатлык радиосы, 10.10.2018 2023 — «Хезмәт батырлыгы өчен» медале Азат Гиззатуллин. В Уфе женщин республики поздравили с их праздником и вручили заслуженные награды. ИА «Башинформ», 7.03.2023 2025 ― Россия Композиторлар берлегенең мактаулы эшлеклесе ― күпьеллык намуслы хезмәте, Россиянең заманча композиторлык иҗатын үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өченЛейла Аралбаева. Радий Хабиров поздравил Союз композиторов Башкирии с 85-летием образования. Башинформ, 5.12.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Музыкальный энциклопедический словарь, 1990 Исмагилова Лейла Загировна . Статья в Башкирской энциклопедии.

Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре