Габдулла Тукай урамы (, ) — Башкортстанның Белорет шәһәрендә урнашкан кечкенә урам. Почта индексы 453502. ОКАТО коды 80410000000. Координатлары 53°58'59 т.к. һәм 58°23'20 кч.оз.
Урнашуы Агыйдел елгасының (елгада ясалган 552 м киңлектәге буаның – Белорет сусаклагычының) уң як ярында, шәһәрнең 1 Май торак районында, Түбән авылда, Белорет металл кою комбинатыннан ерак булмаган, сөзәк өлешендә урнашкан. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба, буага перпендикуляр рәвештә сузыла. Зур белән киселештән башлана, карагай-каен урманы чиге белән тәмамлана. Кызыл Армия урамы, Рябовский тыкрыгы, Луначарский урамы, Текә белән кисешә.
Тарих
Игътибарга лаек объектлар Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк. Урам башыннан ерак түгел (уң якта) металл кою комбинаты биналары һәм (сул якта) 23нче урта мәктәп (Луначарский урамы, 96) урнашкан.
Галерея
Әдәбият Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.
Сылтамалар Литературные улицы Белорецка Белорецк и немного Башкирии Улицы г. Белорецка. Башкирская энциклопедия Белорет картасы Белоретның интерактив картасы Тукай урамы картада
Искәрмәләр
Төркем:Россия урамнары Төркем:Белорет Төркем:Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган объектлар