150px|thumb|right|37 тапкыр дөнья күргән «Әлифба». Авторлар: Р. Вәлитова, С. Вагыйзов. Рәссамы — И. Язынин Татар әлифбасы (tat. lat. Tatar älifbası; ایسکی املا تاتار ألفباسی ) — татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица вә Румыниядә 1956 елда соң латин әлифбасы.

Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.

.

1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар төсле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү мөһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкәнИсхаков Д.М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт.

Әлифба һәм имля тарихы

Туран язулары һәм имләсе Әзһәр Мөхәммәдиев фикере белән идел буе һәм идел-кама төбәгендә безнең эрага кадәр 1 меңеллыгында табылган савыт-саба чокырларында һәм акчаларда табылган язуларын туран халкына бәйлиләр. Туран халкы хәзерге урта азия һәм көнбатыш төркистан җирләрен биләгән. Аларны туран дип җир исеме белән атыйлар. Күпчелек вакытта туранны төрк халкы дип атыйлар, әмма ошбу фикергә капма каршы фикер бар. Капма каршы фикер туран язуларын Хәрәзем, Парфя(Парды/барды) һәм кушан дәүләтләренә бәйли. Менә шул вакытта Хәрәзем, Парфя(Парды/барды) һәм кушан дәүләтләре үз җирләренә Төньяк Һиндустаннан алып Идел буйларына кадәр җирләр буйсынган.

Әзһәр Мөхәммәдиев фикере буенча Рун имләсе туран имләсенең соңгы исдары.

Рун язуы

Орхон әлифбасы

Уң якта: 1907 елда Кытайның Дуньхуан (ингл.) җирлегендәге (бүгенге Ганьсу провинциясе) Могао мәгәрәлере (ингл.)комплексына кергән Китапханә мәгәрәсендә табылып, бүген ның Британ китапханәсендә (ингл.) сакланучы бердәнбер кәгазь документ — VIII-IX гасырларга караган дип исәпләнүче 104 битле Билгеләр китабы (ингл.).

Сул якта: ның Орхон елгасы үзәнлегендә (ингл.) табылган .Татарларны искә алучы беренче тарихи документ — VIII гасыр башында ясалган Билге ханга куелган һәйкәлташындагы (рус.) язу — отуз татар токуз татар буларак яза. Иң борынгы язулар (күбесенчә һәйкәлташлар) VI-VIII гасырда яшәгән Көнчыгыш Төрки каһанлыгы дәүләте заманына карый. Сүзләр уңнан сулга языла иде. + Орхон-Енисей рун әлифбасы Кулланышы ХәрефләрТрансляция һәм транскрипциясузыкларA , I , , O , , U , , тартыкларберләшүче(¹) — арткы,(²) — алгы сузыклар белән B¹ B² D¹ D² G¹ G² L¹ L² N¹ N² R¹ R² S¹ S² T¹ T² Y¹ Y² бары (¹) — Qбары (²) — K Q K теләсә ниндисузыклар белән -Ç -M -P -Ş -Z -NG берләшкән + сузык IÇ, ÇI, Ç , , IQ, QI, Q , , OQ, UQ,QO, QU, Q, ,, , ÖK, ÜK,KÖ, KÜ, K, ,, , + тартык -NÇ -NY -LT , -NT , сүзләр бүлү симболы юк (-) — сүз ахырында әле

Болгар әлифбасы

VI—X гасырларда борынгы болгарлар яшәгән дәүләтләрдә (, , һәм Хәзәр каһанлыгы) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язуларыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла иде.

X гасыр дә кириллица белән параллель кулланылышта була.

Түбәндә китерелгән таблицада фәннәр академиясенең (болг.) өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев (болг.) туплаган борынгы болгарларның руннарын күрсәтә.

500px

Иске Уйгур язуында

Иске Уйгур язуы татарлар яшәгән Хәрәзем-Идел буйларында X-XIV гасырларда киң тарала. Татар әдәбиятында XIV гасыр шагыйре Хәрәзминең "Мөбәббәтнәмә" дастаны Иске Уйгур язуында язылган. Шулай Ук Йосыф Баласагуның "Котадгу белег"е Уйгур язуында язылган.Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты. Казан "Иман" 2017ел. 183бит.

Гарәп әлифбасы нигезендә

Иске имля

Гарәп вә фарсы әлифбасы вә имлясе нигезендә барлыка килгән дөрес язу кагыйдәләре. آ ا ب پ ت ث ج چ ح خ د ذ ر ز ژ س ش ص ض ط ظ ع غ ف ق ك گ ڭ ل م ن ه و ۋ ی

Гарәп телендә булмаган авазлар өчен өстәмә хәрефләр кулланылган :

п, ч, ж, г —

گ ژ چ پ

ң һәм в —ۋ ڭ

Мисаллар иске имлягә Тукайның «Китап» шигъренең асыл нөсхәсеhttps://edebiyatatar.blogspot.com/2019/02/tuqay.html(«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»ннән)https://drive.google.com/file/d/1cu7brlCCrFQ7oLIDE5fdIpyBgPM7N_eD/view:

کتاب

،هیچده کوڭلم آچلماسلق اچم پوشسه

،اوز اوزمنی کوره‌لمیچه روحم توشسه

جفا چیکسه‌م، جوده‌ب بتسه‌م بو باشمنی

،قویالمیچه جانغه جلی هیچ بر توشکه

،حسرت صوڭره حسرت کیلب آلماش، آلماش

،کوڭلسز اوی بله‌ن تمام ئه‌یله‌نسه باش

کوزلرمده کیببده جیتمگان بولسه

.حاضرگنه صغلوب، صغلوب جلاغان یاش

شول وقتده مین قولیمه کتاب آلام

آنڭ ایزگی صحیفه‌لرن آقتارام

.راحتله‌نوب کیته شونده جانم، ته‌نم

.شوندنغنه دردلريمه درمان طابام

،اوقوب بارغان هربر یولم، هربر سوزم

بولا مینم یول کورسه‌تکوچی یولدزم

سویمی باشلیم بو دنیانڭ واقلقلرن

.آچیلا‌در، نورلانا‌در کوڭلم، کوزم

جیڭلله‌نه‌م، معصومله‌نه‌م مین شول چاقده

رحمت ئه‌یته‌م اوقوغانم شول کتابقه

،اشانچم آرطه‌ مینم اوز اوزیمه

.امید برلن قاری باشلیم بولاچقغه

«Үз үземә»:

اوز اوزیمه

،تلیم بولورغه مین انسان علی

.تلی کوڭلم تعالی بالتوالی

کوڭلم برلن سویه‌م بختن تاتارنڭ

کوررگه جانلیلق وقتن تاتارنڭ

.تاتار بختی اوچون مین جان آتارمن

.تاتار بیت مین اوزمده چن تاتارمن

،حسابسز کوب مینم ملتکه وعده م

.قرلماسمی واوی، والله اعلم

Яңа имля

Яңа имлә 1920—1927 елларда гарәп графикасы нигезендә кулланылган татар алфавиты. 1927 елда Яңалиф белән алыштырыла. ئا ﺋﻪ پ ب ت ج چ ح د ر ز ژ س ش ع ف ق ك گ ڭ ل م ن و ئي ئو ئوُ ئ

Латин әлифбасы нигезендә

Яңалиф

A aB ʙ C c Ç ç D d E e Ə ə F f G gƢ ƣ H h I i J j K k L l M m N n O oƟ ɵ P p Q q R r S sȘ ș T t U u V v X x Y y Z zƵ ƶ Ь ь

Яңалиф-2 Яңа татар латин әлифбасы «Яңалиф-2» дип атала http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/17370(1920—30нчы елларда кабул ителгән «Яңалиф» дигән әлифбага нигезләнеп).

Ул Татарстан Республикасының №232 нче кануны нигезендә 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителә. Ләкин Россия Федерациясенең Конституцион мәхкәмәсе №16-П кануны нигезендә әлифбаны 2004 елның 16 ноябрендә канунсыз дип таный.

Яңалиф-2: 105px|thumb|«Койрыклы» N n хәрефе A a Ə ə B b C c Ç ç D d E e F f G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q L l M m N n Ꞑ ꞑ O o Ɵ ɵ P p R r S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x Y y Z z ’

Элек Уникодта «койрыклы» N  n юк иде, шуңа санакларда аңа охшаш Ŋ ŋ (latin letter eng) хәрефе кулланылды.  N n «койрыклы» Юникодка 6.0 A790 и A791 позициясендә кертелә (latin capital letter n with descender, latin small letter n with descender).

"Яңалиф-2"не компьютерда кулланганда Ə Ɵ Ꞑ хәрефләре урынына Ä (уникодта C4), Ö (уникодта D6), Ñ (уникодта D1) кулланылырга тиеш булаUnicode кодларын карагыз: Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 сентября 2000 г. N 695 "О стандартах кодировки символов татарского алфавита на основе латинской графики и базовых программах для компьютерных применений"Unicode кодларын карагыз: Tatarstan Cömhüriäte Ministerlär Bülmäseneñ Qararı, 27.09.2000 № 625 Latın yazuı asılında tözelgän Tatar älifbasındağı xäreflärne sanaqta qullanu standartları turında..

Заманалиф

Заманалиф — Үзәк Европа шрифтлары нигезендә ясалган әлифбасы, Ə, Ɵ, койрыклы N хәрефләре күп шрифтларда юклык аркасыннан Ä, Ö, Ñ тәкъдим ителгән. Моннан тыш Заманалифта нечкә "i" авазына каты ише — аерым хәреф "í" (ıy=ый) өстәлә. Шулай итеп, тулы сузык сингармонизмы булдырыла: a — ä o — ö u — ü ı — e i — í А а Ä ä B b C c Ç ç D d Е е F f G g Ğ ğ H h I ı İ i Í í J j K k L l М m N n Ñ ñ О о Ö ö P p Q q R r S s Ş ş Т t U u Ü ü V v X x Y y Z z

Заманалиф-2 Заманалиф-1 әлифбасының яхшы ягы — барлык хәрефләр күпчелек шрифтларда бар. Ләкин i авазына каты пары í хәрефен булдыру татар теленең зур лингвистик үзгәрешенә китерергә тиеш, фактик рәвештә яңа хәреф кертелә һәм барлык сүзлекләр шактый үзгәрергә тиеш булыр: икътисад — íqtísad, инкыйлаб — ínqílab, ихлас — íxlas, илһам — ílham һ.б., әлбәттә, бу әлифба татар теле өчен чын инкыйлабка әверелер. Шуңа күрә Татарстан Фәннәр Академиясе í хәрефен кертүдән баш тартырга карар итә һәм 2012 елда Татарстан парламенты í хәрефсез Заманалиф сыман әлифбаны кабул итә, бу рәсми расланган татар әлифбасы (2012) Заманалиф-2 дип йөртелә.

Рәсми матбугатта нәкъ Заманалиф-2 кулланыла: Интертат , Татар-Информ , Безнең Гәҗит, ТRT . Татар Википедиясенең кагыйдәләре буенча тик Заманалиф-2 кулланыла, элек Заманалиф-1 имләсендә язылган мәкаләләр Заманалиф-2 кә күчерелә. Заманалиф-2 Уртак төрки әлифбага охшаган.

A a Ä ä B b C c Ç ç D d E e F f G g Ğ ğ H h I ı İ i J j K k Q q L l M m N n Ñ ñ O oÖ ö P p R r S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w X x Y y Z z

Диалиф

Дифтонг имләсе яки Диалиф — дифтонг принцибында нигезләнгән татар латин имләсе. Дифтонг — ике хәреф бер авазны билгели, татар махсус авазлары: ә, ө, ү, ы, ң, гъ(ğ), ш, ч, ый Диалифта дифтонг белән гади инглиз латиницада билгеләнә.

Яңалиф-2 кабул иткәнче Алман телендә Умляут хәрефләре ä=ae,ö=oe,ü=ue язуын татар теле өчен тәкъдим ителә иде:

ә=ae ө=oe ү=ue ы=ee ый=ei

һәм инглиз телендә шикелле һәм аналогиясендә "һ" хәрефе кулланып:

ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=nh

Сузык сингармонизмы (каты-нечкә): a-ae o-oe u-ue ee-e ei-i

Махсус дифтонг кагыйдәсе: уы=uwee , үе=uewe (бер мәгънәлек өчен): баруы-baruwee , килүе-kiluewe , куык-quweeq

күрми-kuermi, бармый-barmei, һөҗүмче-hoecuemche, әнкәй-aenkaey, сабыем-sabeieem, киңәш-kinhaesh, гаскәр-ghaeskaer

Бу Дифтонг имләсе Сәгыйть Рәмиев тәкъдим ителгән әлифбасы белән охшашлыгы бар. Диалиф гади латин клавиатурасында нигезләнә, бернинди өстәмә хәрефләре таләп итмәде, ләкин бердәм Төрек әлифбасыннан ерак булганлыктан, аннан рәсми рәвештә баш тартты, әмма санак технологияләрендә Диалиф кулланыла.

Диалиф-2

Татар телендә ж-j хәрефе (Диалиф юрамасы буенча) сирәк кулланыла, шуңа күрә Пәрәвездә кайчакта Диалиф-2 файдалана. Диалиф-2 нигезендә Диалиф тора, ләкин Диалиф-2 юрамасында j-латин хәрефе ешрак кулланыла.

Диалиф-2 буенча: ы-y, й-j, ү-uu Мәсәлән: jyl-ел, jyraq-ерак, kuup-күп, kuugaerchen-күгәрчен, bardynh-бардың , ж хәрефе өчен: ж-zh, зһ-z'h : zhurnalist-журналист, Aez'harov — Әзһаров Башка аермасы Диалифтан юк.

Кимчелекләр: 1) туу, куу сүзләренә Диалиф-2 буенча tuu, quu — дөрес түгел кү, тү туры килә, шуңа күрә шул очракта tuwu-туу, quwu-куу язырга кирәк. 2) рәсми әлифба буенча y хәрефе урынына j кулланышы кайбер буталышны тудыра, ләкин тәҗрибәле, белемле кулланучыларда түгел.

Яхшы як: 1) ы-ee, й-y урынына ы-y, й-j кулланганда сүзләр кыскарак языла һәм бөтен инглиз төзмәсе ( j хәрефе белән) актив кулланыла 2) көнбатыш транскрипциядә ы-y тәңгәллеге еш кулланыла.

Диалифнең (ике төренең) һичшиксез яхшылыгы — һәрбер санакта татар телендә язу һәм рәсми әлифбага күчерү мөмкинлеге.

Иналиф

Гади латин клавиатурасы куллану өчен Иналиф (Интернет әлифбасы) 2002 елда килеп чыкты. Бу имлә дифтонг әлифбасы тәҗрибәсе күзгә тотып санак белгечләре тарафыннан эшләнгән . Апостроф ' билгесе кулланып татар хәрефләре билгеләнә:

ә=a' ө=o' ү=u' ы=i' ый=i'y

һәм инглиз телендә шикелле хәрефе кулланып: ч=ch ш=sh гъ(ğ)=gh ң=n'

Язу мисалы: