Драма актёры Дамир Закиров (1959―2025) белән бутамагыз. Дамир Закиров, Дамир Мәгазир улы Закиров (Дамир Магазирович Закиров; 1984 елның 27 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — опера җырчысы (лирик тенор), 2015 елдан Санкт-Петербургның Михайлов театры солисты. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреатыДамир Закиров. НОВАТ.
Тәрҗемәи хәле
1984 елның 27 сентябрендәДамир Закиров — 42 года на Мой Мир@Mail.ru Татарстан АССР Яр Чаллы (1982—1988 елларда Брежнев) шәһәрендә туган. Казан мәдәният институтын тәмамлаган өстәмә белем бирү укытучысы Зиләрә Мөгътәсим кызы Имаметдинова (театр режиссеры Туфан Имаметдиновның әнисе) җитәкчелегендә музыка белән шөгыльләнгәнРизидә Гасыймова. Биш тальян. «Мәйдан», № 10 (299), 2026 ел. — Б.147.
2010 елда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган (Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Церковникова классы). Консерватория каршындагы Опера студиясе постановкаларында түбәндәге партияләрне башкарган: Эрнесто (Доницетти «Дон Паскуале»), Дитя (Равель «Дитя и волшебство»), Зибель (Гуно «Фауст»), Явтух (Анисимова «Вий»), Педрилло (Моцарт «Похищение из сераля»).
2010—2011 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры һәм Э. Сапаев исемендәге Мари дәүләт академия опера һәм балет (Йошкар-Ола) чакырылган солисты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегацияләре белән Брюссель, Лондон, Бангкок, Истанбул, Баку, Мәскәү шәһәрләрендә булган, анда концертларда катнашкан. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры белән бүгенге көнгә кадәр хезмәттәшлек итүен дәвам итә, вакыт-вакыт икенче пландагы партияләрне җырларга чакырыла: Беппо (Леонкавалло «Паяцы»), Юродивый («Борис Годунов») Айрат Нигматуллин, Альфред Мухаметрахимов, Эльвира Самигуллина. «Голоса, которые признает мир, но не Казань»: топ-20 оперных певцов из Татарстана. Бизнес-Онлайн, 08.03.2023Айрат Нигматуллин. Лучший бас России, «наследники» Ильгама Шакирова и кастратов: топ-10 татарских оперных певцов. Бизнес-Онлайн, 29.09.2026.
2012—2017 елларда — Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенең опера һәм балет театры солисты.
2013 елның декабрендә «Мерседес-Бенц Берлин» сәхнәсендә танылган сопрано белән дуэтта чыгыш ясаган.
2013 елдан Санкт-Петербург «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка чакырылган солисты. 2014 елдан Коми республикасы дәүләт опера һәм балет (Сыктывкар) чакырылган солисты, аның труппасы белән 2015 елда Бөекбританиядә гастрольләрдә уңышлы чыгыш ясаган: Герцог (Вердиның «Риголетто»сы) һәм Альфред (Вердиның «Травиата»сы). 2015 елдан — «Санктъ-Петербург Опера» дәүләт камера музыка һәм чакырылган солисты.
2015 елдан — чакырылган солисты, 2017 елдан — опера труппасы солисты.
2016 елның апрелендә Михайлов театры сәхнәсендә Сергей Лейферкус белән бергә Рахманиновның «Скупой рыцарь» операсында чыгыш ясаган.
2016 елда Россиянең Зур театры сәхнәсендә дебюты булган — Неморино (Доницеттиның «Мәхәббәт эчемлеге») һәм Альберто (Россининың «Газета»сы). 2017 елда беренче тапкыр Венгрия дәүләт опера театрында (Будапешт) Неморино партиясен башкарган.
2023 елда П. И. Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет дебют ясаган — Альмавива (Россининың «Севилья чәчтарашы») һәм Дон Оттавио (Моцартның «Дон Жуан»ы).
Фуат Мансуров, Лео Кремер, Александр Поляничко, Александр Клевицкий, Стефан Зандерлинг, Михаил Татарников, Дмитрий Юровский, Павел Бубельников, Александр Сладковский һ. б. дирижерлар, Алексей Степанюк, Александр Петров, Юрий Александров, Франк Маттус, Эрик Вижье, Юрген Флимм, Ален Маратра һ. б. режиссерлар белән хезмәттәшлек иткәнКонцерт ГОНИ РТ и Ярамира Низамутдинова, Дамира Закирова. MTC Live.
Тәнкыйтьчеләр җырчының искиткеч вокаль сәләтен генә түгел, ә аның артистлыгын да билгеләп үтә: «Дамир Закиров — артист, җиңел импровизацияләүче җырчы, ул лирик геройлар амплуасында яхшы, әмма комик рольләрдә — тиңдәшсез» Дамир Закиров. Люди Михайловского театра.
Еш кына хатыны Татьяна Закирова белән дуэт буларак чыгыш ясый. Артистлар Россиянең һәм Европаның әйдәп баручы мәйданчыкларында — Лондондагы Cadogan Hall һәм Дюссельдорфтагы Robert-Schumann-Saal дан Россиянең дәүләт академия Зур театрына һәм Crocus City Hall га кадәр — уңышлы актив концерт эшчәнлеген алып баралар.
Репертуар Дон Рамиро («Золушка»), Линдоро («Алжирдагы итальянка») — опералары; Надир (Бизе «Энҗе эзләүчеләре»;, Тамино («Тылсымлы флейта»), Феррандо («Так поступают все женщины») — Моцарт опералары; Сполетта (Пуччини «Тоска»), Беппо (Леонкавалло «Паяцы»), Алексей (Джордано «Себер»), Ленский («Евгений Онегин»), Водемон («Иоланта») — Чайковский опералары; Берендей патша (Римский-Корсаков «Снегурочка»), Владимир Игоревич (Бородин «Князь Игорь»), Юродивый (Мусоргский «Борис Годунов»), Яшь чегән («Алеко»), Жид («Скупой рыцарь») — Рахманинов опералары; Королевич Елисей (Плешак «Үлгән патшабикә һәм җиде баһадир турында әкият»), Кыздырылган каз (Орф «Кармина Бурана»), Евангелист (Бах «Страсти по Иоанну»), Моцартның «Реквием» һәм Мессаларында, Бетховенның Тугызынчы симфониясендә, Сен-Сансның Зур мессасында тенор партияләре.
Танылган арияләрне һәм дуэтларны — дөнья операсы һәм опереттасы шедеврларын, рус, чит ил һәм татар композиторларының классик романсларын Ярамир Низамутдинов и Дамир Закиров на фестивале искусств «Филармониада» в Казани. piter.tatar, 26.12.2023, неаполитан җырларын, ретро шлягерларны, туган ил һәм чит илләрнең популяр эстрада җырларын профессиональ башкаручыГруппа «Вокальный дуэт Татьяна и Дамир Закировы». Ru-world.net.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара конкурслар лауреаты: «Романс язы» (Гран-при; Санкт-Петербург, 2018); «Эстрада җыры язы» (I премия; Санкт-Петербург, 2018)Лауреаты и дипломанты конкурса ВЕСНА ЭСТРАДНОЙ ПЕСНИ; Грандате халыкара вокал конкурсы (I премия; Италия, 2014); Райнсберг опера фестивале премиясе (Алмания, 2013); III Citrus voices халыкара вокаль-театр сәнгате конкурсы премиясе (Санкт-Петербург, 2013); С. В. Рахманинов исемендәге халыкара конкурс премиясе (Санкт-Петербург, 2012); Bella voce Халыкара студент-вокалистлар конкурсы премиясе (Мәскәү, 2005) М. Магомаев исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы дипломанты (Мәскәү, 2012) Ф. И. Шаляпин исемендәге премия лауреатыЗакиров Дамир Магазирович в казанском Литературно-мемориальном музее А.М. Горького. 2010-е. Музей А.М. Горького и Ф.И. Шаляпина Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевнең исемле стипендиясе лауреаты Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыкларының күп тапкырлар стипендиаты Өченче дәрәҗә Император һәм Патшаның Изге Станислав ордены кавалерыДамир Закиров – Тенор. Пермский театр оперы и балета
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Татьяна Закирова (Дунина)Татьяна Закирова-Дунина Вконтакте, җырчы (сопрано), «Зазеркалье» музыка театры солисты. Икесе дә музыка училищесында укыганда танышканнар һәм дуэт төзегәннәр. Улы Даниил Закиров — М. П. Мусоргский исемендәге Санкт-Петербург музыка училищесы студенты. Кызы Мария Татьяна и Дамир Закировы. «Две судьбы, один голос: история успеха семейного дуэта». persontime.ru, 21.09. 2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Дамир Закиров. Люди Михайловского театра Биография дуэта Татьяны и Дамира Закировых. zakirovs.ru Р. Яхин. «Дулкыннар». Дамир һәм Татьяна Закировлар башкара
Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Тенорлар Төркем:Шәхесләр:Михайлов театры