Динара Зиннәтова (, 10.10.1991, ) — Россия журналисты, язучы, «Идел» журналының татар телендәге версиясенең шеф-мөхәррире, «Бэхет. Счастье по-татарски» китабы авторы, стендапчы.
Тәрҗемәи хәле Динара Зиннәтова 1991 елның 10 октябрендә туган. Бер чыганаклар аны Казанда, ә икенчеләре Әлмәттә туган дип билгели. Казан федераль университетын тәмамлаган.
Профессиональ журналистлык юлын «Идел» яшьләр журналында башлаган. 2023 елның июненнән журналның татар телендәге версиясендә шеф-мөхәррир вазифасын башкара.
Иҗади эшчәнлеге 2020 елда Динара Зиннәтованың рус телендә «Бэхет. Счастье по-татарски» исемле китабы чыккан. Китап бәхетнең татар фәлсәфәсенә багышланган һәм укучыларның уңайлы фикерләрен казанган.
Журналистлыкка карашы Динара Зиннәтова заманча журналистлык актуаль һәм файдалы булырга тиеш дип саный. Профессиональ чараларда катнаша, журналистлык өлкәсендәге форумнарда чыгыш ясый.
Стендап һәм юмор 2022 елда Казан стендап-клубы турында игълан күреп гариза биргән һәм чакырылган булган. 2023 елның июленнән рус телендәге стендапта катнаша башлый. Күпмедер вакыттан соң аны Казандагы татар стендабына чакыралар. Чыгышларының төп темасы — татар хатын-кызлары һәм заманча татар юморы. Рус телендә дә, татар телендә дә чыгыш ясый.
Казандагы «Чулпан» мәдәни үзәгендә 2025 елның 19 августында узган беренче зур татар стендабы концерты катнашучысы.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Хатын-кызлар