Антон Грунис, Антон Феликс улы Грунис (, 1979 елның 5 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2026 елның 13 сентябре, Донецк өлкәсе, Краматорск районы, Кондратовка) ― россияле хәрби башлык, гвардия генерал-майоры (2024)Указ Президента Российской Федерации от 02.05.2024 № 299 «О присвоении воинских званий высших офицеров военнослужащим Вооружённых Сил Российской Федерации». // Сайт Президента России.. Россиянең Сириядәге хәрби чараларында һәм Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Россия Федерациясе Каһарманы (2026).
Тәрҗемәи хәле 1979 елның 5 октябрендә Казанда туган. Казан Суворов хәрби училищесын тәмамлаган, аннары Мәскәү югары гомуми гаскәр команда укырга кергән. Бөтен гомерен Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә багышлаганТрагедия для Казани. Погиб Герой России генерал Антон Грунис: что известно. АиФ – Казань, 16.09.2026. Хәрби биографиясе асылда Россиянең соңгы утыз елдагы барлык эре конфликтларын колачлый. Аның хәрби хезмәт исемлегендә ― Чечня сугышында, һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашу. 2021 елда запаска чыккан, әмма махсус хәрби операция башланганнан соң армия сафына кире кайткан. 2023 елның маенда, комбриг полковник Вячеслав Владимирович Макаров (позывное – «Барнаул») һәм идарә офицерлары һәлак булганнан соңГерой Российской Федерации Макаров Вячеслав Владимирович. Герои страны, 4нче аерым мотоукчылар бригадасы (4-я ОМСБр) командиры итеп билгеләнгән (позывное ― «Грозный»).
Россия Президентының 2024 елның 2 маендагы Указы белән полковник Груниска «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсе бирелгән.
2026 елның июлендә Грунис видеоэлемтә аша Президент Владимир Путинга Константиновканы азат итү турында хәбәр иткән, 28 августта оборона министры Андрей Белоусов шәхсән аңа Россия Героеның «Алтын Йолдыз» медален тапшырганДоложивший Путину об освобождении Константиновки генерал стал Героем России. // «РИА Новости». 28.08.2926. Генерал Антон Грунис, доложивший Путину об освобождении Константиновки, удостоен звания Героя России.
2026 елның 13 сентябрендә һәлак булган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Анастасия Кашеварова. Памяти Антона Груниса, погибшего Маршала Победы. Он всегда говорил правду. dzen.ru
Төркем:РФ генерал-майорлары Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Донецк Халык Республикасы Каһарманнары Төркем:Чечня Республикасы Каһарманнары Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:«Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Сүриядә Русиянең хәрби чараларында катнашучылар Төркем:Казан Суворов укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү югары хәрби команда училищесын тәмамлаучылар Төркем:Икенче чечен сугышында катнашучылар Төркем:2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре