Кукунор (ЦинхайКукуно́р (Цинха́й) // Словарь географических названий зарубежных стран / отв. ред. А. М. Комков. — 3-е изд., перераб. и доп. — М. : Недра, 1986. — С. 180., ЦинхайхуЭкономика КНР: транспорт, торговля и финансы (1949-1975) / М.И. Сладковский, Е.А. Коновалов, Институт Дальнего Востока Академии Наук СССР. — Москва: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1979. — P. 63—76. — Архивировано 14 февраля 2022 года.], Кингхай ХуРумянцев В.А., Драбкова В.Г., Измайлова А.В. Великие озёра мира : арх. 5 февраля 2022] / Институт озероведения РАН. — 2012. — С. 246—253. — 372 с. — ISBN 978-5-98709-536-2.) (, ; тиб. མཚོ་སྔོན་པོ) — Үзәк Азиянең Эссек-Күл күленнән соң зурлыгы буенча икенче агымсыз тау тозлы күле. Кытайның көнбатышында Чиңхәй провинциясендә урнашкан. Озынлыгы — 105 км, киңлеге — 65 км, мәйданы — 4300—4400 км²Shen Ji and etc. Palaeoclimatic changes in the Qinghai Lake area during the last 18,000 years (англ.) // Quaternary International. — 2005. — Vol. 136, iss. 1. — P. 131–140. — doi:10.1016/j.quaint.2004.11.014, тирәнлеге 27 м, 3195 метр биеклектә урнашкан һәм Кукунор тигезлегенең үзәк өлешен алып тора. Кукунордан ерак түгел кечерәк күлләр урнашкан, кайчандыр алар аның бер өлеше булган. Күлнең мәйданы акрынлап XX гасыр дәвамында кими, 1961 елдан 2004 елга кадәр күлнең су өслеге 450 км² га кими. 1976 елда кайчандыр күл уртасында урнашкан Кош утравы яр белән кушылып, ярымутрауга әверелә. Аннары, төньяк-көнбатыш өлешендә Шадао күле, ә төньяк-көнчыгыш өлешендә Хайянь күле аерыла. 1998 елда Кытай фәннәр академиясе терлекләрне артык көтү, җирләрне мелиорацияләү һәм табигый сәбәпләр аркасында күлгә янә өслек мәйданын югалту куркынычы яный дип хәбәр итә. 1950 елдан 1960 елга кадәр авыл хуҗалыгының үсеше һәм җирләрне рекультивацияләү Кукунор күленең өслек мәйданының кимүенә китерә. 1975 елдан күл милли табигать тыюлыгы буларак идарә ителә, мәйданы 1987—2005 елларда якынча 2% ка кими, ә аннары 2005—2016 елларда якынча 3% ка ара. Модельләштерү явым-төшемнәрнең күл мәйданына йогынты ясаучы төп фактор була алуын күрсәтәLingyi Tang and etc. Influences of climate change on area variation of Qinghai Lake on Qinghai-Tibetan Plateau since 1980s (англ.) // Scientific reports. — 2018. — Vol. 8. — doi:10.1038/s41598-018-25683-3.
Кытайча (Цинхай ,青海), монголча (Хух-Нур, Хөх нуур) һәм тибетча (Цо Нгонпо) атамалары «зәңгәр-яшел (фирәзә) диңгез (күл)» дигәнне аңлата.
Ярлары аз бүлгәләнгән; борынгы күл террасалары үсеш алган (биеклеге 50 м га кадәр). Төбе күбесенчә ләмнәрдән тора. Берничә комлы утрау, шул исәптән Куйсу утравы бар. Кукунор елгасына 50 дән артык елга һәм гөрләвек кояBu-Li Cui, Xiao-Yan Li, Xing-Hua Wei. Isotope and hydrochemistry reveal evolutionary processes of lake water in Qinghai Lake (англ.) // Journal of Great Lakes Research. — 2016. — Vol. 42, iss. 3. — P. 580—587. — doi:10.1016/j.jglr.2016.02.007., аларның иң сулы елгасы — Бух-Гол — күлнең көнбатышында дельта хасил итә; башка елгалар — Даотанхэ, Шалюхэ, Хэлигэньхэ, Уха-Алан, Ганьцзыхэ. Иң зур биш елгага кушылдыкның 80,3% ы туры килә, коя торган су агымнарының күпчелеге сезонлы. Күл тирәсендәге грунт сулары дәрәҗәсе җир өслегеннән 4 метрдан 7 метрга кадәр түбәнрәк урнаша. Елгаларда җәйге ташу күл өсте тигезлегенең сезонлы тирбәлүенә китерә. Җәй көне су 18—20 °C ка кадәр җылына, ноябрьдән мартка кадәр күл катаКукунор, озеро в Китае // Конда — Кун. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 13).. Суның минеральләшүе 15,5 г/л, ә кислоталылыгы — 9,06 pH. Балыклар бар, күпчелеге карплар гаиләсеннән.
Европалылардан Кукунорны беренче булып 1872 елда Николай Пржевальский тикшерә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Әлифба буенча күлләр Төркем:Әлифба буенча су объектлары Төркем:Кытай күлләре