Ричард Бёртон (, тугандагы исеме: Ричард Уолтер кече Дженкинс;  — ) — Уэльс актёры. Ул BAFTA, «Золотой глобус» («Алтын глобус»), «Грэмми» һәм «Тони» премияләре лауреаты, шулай ук җиде тапкыр «Оскар» премиясенә номинант була. 1960 нчы елларда популярлыгының иң югары ноктасына җиткәч Ричард Бёртон Голливудтагы иң югары хезмәт хакы алучы актёрларның берсе дип санала. Халыкта актёрның исеме әле дә аның икенче хатыны Элизабет Тейлор белән тыгыз бәйләнгән; күптән түгел аларның тынгысыз мөнәсәбәтләре беренче битләрдән китми.

Ричард Бёртон 2002 елда Би-би-си компаниясе үткәргән сораштыруда тарихтагы иң бөек британлыларның берсе дип сайлана.

Биографиясе Ричард Уолтер кече Дженкинс Понтридифен авылында туа (хәзерге ), Уэльс. Уэльс шахтёры Ричард Уолтер олы Дженкинсның (1876—1957) һәм аның хатыны Эдит Мод Томасның (1883—1927) балаларының уникенчесе булган Бёртон Голливудта күренекле карьера ясыйн.

Ричард ярлылыкта үсә, ә 1960-нчы елларда дөньяда иң күп хезмәт хакы алучы актер була.

Аның актёрлык таланты мәктәп театрларында куелган спектакльләрдә ачык күренә. Аның актёрлык өлкәсендәге беренче адымнарын мәктәп укытучысы Филип Бёртон дәртләндерә, ул Ричардның Уэльс теле акцентын бетерегә ярдәм итә, театр һәм әдәбиятка кызыксыну уята.

Карьерасы 1943 елда Ричард профессиональ сәхнәдә дебют ясый. Ул үзенә псевдоним итеп укытучысының Бёртон фамилиясен ала. Ул армиягә алына һәм Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнә. Лондон театрларының берсендә эшли. 1948 елда ул «Последние дни Долвина» («Долвинның соңгы көннәре») фильмында дебют ясый, анда ул төп рольләрнең берсен башкара. Радиода күп эшли. 1951 елда ул Стратфорд-на-Эйвоне шәһәрендә Шекспир мемориаль театры сәхнәсендә дебют ясый. Ричард Бёртонның Голливудтагы дебюты 1952 елда «Минем туганым Рейчел» фильмында була, анда ул төп ир-ат ролен башкара.

Ричард Бёртонны рольләрне сайлауда үзенчәлекле булмаган өчен еш кына тәнкыйтьлиләр. Тәнкыйди скептицизм аларны Ричард Бёртонның иң яхшы актёрлык әсәрләрен («Оглянись во гневе» («Ачу белән кире кайт») (1958), «Кто боится Вирджинии Вульф?» («Вирджиния Вульфтан кем курка?») (1966), «Эквус» (1977) и «1984» (1984)) күрми калалар.

Ричард Бёртон җиде тапкыр Оскар премиясенә тәкъдим ителә (алты тапкыр «Иң яхшы ир-ат актёр» номинациясендә, бер тапкыр "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат актёр " номинациясендә), ләкин бер тапкыр да җиңү яулый алмый. 1970 елда Джон Уэйн бүләкне алгач, аны Бёртонга ыргыткан кебек кылана һәм: «Бу статуэткага син лаек идең», — дип әйтә.

Шәхси тормышы Ричард Бёртон биш тапкыр өйләнә, шуларның ике тапкыры Голливуд йолдызы Элизабет Тейлорга (1964—1974, 1975—1976) өйләнгән була, аның белән ул унбер фильмда төшә, шул исәптә мәшһүр тарихи блокбастер «Клеопатра» (1963) фильмы да бар. Бу мөнәсәбәтләрнең борылышлары 2012 елгы "Лиз һәм Дик " (режиссеры Ллойд Крамер) фильмында, һәм 2013 елгы «Бёртон һәм Тейлор» (режиссёры Ричард Лэкстон) фильмында чагыла.

Тейлордан тыш, Ричард Бёртон түбәндәге туташларга өйләнә:

актриса Сибил Уильямс (1949—1963; ике кызы бар, Кейт һәм Джессика); модель Сьюзан Хант (1976—1982); визажист Салли Хэй (1983 елдан үлеменә кадәр).

Яшьлегендә, Сибил Уильямска өйләнгән вакытта, ул актриса Клэр Блум белән якын мөнәсәбәттә була, соңрак ул «Оглянись во гневе» һәм «Шпион, пришедший с холода» фильмнарында аның партнеры була. Бёртон үлгәннән соң, Кэр Блум Ричард Бёртонны гомерендәге иң зур мәхәббәте дип атый.

Гомеренең соңгы елларында Ричард Бёртон күпсанлы авырулардан интегә, озак вакытлы алкоголизмнан дәвалана (кайвакыт Ричард көненә өч шешә аракы эчә) һәм никотинга бәйлелеген җиңә алмый (ул балачакта тәмәке тарта башлый). Бу авырулар 58 яшьлек Ричардның Женевадагы Селиньи муниципалитетындагы өендә яшәгән чакта баш миенә кан китүдән үлемгә китерәләр. Дүрт көннән соң, актёр кызыл костюм киеп (улия тамырларына хөрмәт йөзеннән) һәм аның яраткан шагыйре Дилан Томасның әсәрләре тупланган китап белән җирләнә.

Мәдәнияттәге образы 2013 елда Би-би-си каналында чыккан телевизион фильмында Бёртон ролен Доминик Уэст, ә «Голливуд патшабикәсен» Хелена Бонэм-Картер уйный.

2025 елда, актёрның тууына йөз ел тулу уңаеннан, Британиянең «Мистер Бёртон» биографик фильмы чыга, анда Филип Бёртон ролен Тоби Джонс, ә яшь Ричард кееч Дженкинс ролен Гарри Лоути уйный.Бертон Ричард // Энциклопедия кино. 2010

Искәрмәләр

Библиография

Burton, Richard (1964). A Christmas Story. William Morrow, 31 pages. Burton, Richard (2012). Williams, Chris (ed.). The Richard Burton Diaries. Yale University Press, 704 pages. ISBN 978-0-3001-9728-0

Сылтамалар

Официальный сайт  (англ.)

Төркем:Оксфорд университетын тәмамлаучылар Төркем:«Давид ди Донателло» премиясе лауреатлары Төркем:«Грэмми» премиясе лауреатлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:Британия империясе ордены командорлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швейцариядә вафатлар Төркем:1984 елда вафатлар Төркем:5 август көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1925 елда туганнар Төркем:10 ноябрь көнне туганнар Төркем:Тәрҗемәләре тикшерелмәгән битләр