Хәмит Миңнегалиев, Хәмит Миңнегали улы Миңнегалиев (Хамит Миннегалиевич Миннегалиев; 1930 елның 25 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Актаныш волосте, Яңа Әлем ― 2006 елның 13 мае, РФ, ТР, Актаныш районы, Яңа Әлем) ― журналист, шагыйрь, Актаныш районының «Игенче даны» газетасы бүлек мөдире (1965―1990), 1982 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).

Тәрҗемәи хәле 1930 елның 25 мартында Татарстан АССР Минзәлә кантоны Актаныш волосте (1930 елның 10 августыннан Актаныш районы) Яңа Әлем авылында колхозчы гаиләсендә туган. Яңа Әлемдә җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлагач, туган авылындагы «Кызыл Көч» колхозында хисапчы булып эшләгән.

Совет Армиясендәге хәрби хезмәтне чик буенда үтәгән. Армиядән соң, комсомол юлламасы белән удар төзелештә эшләп кайткан.

Төзелештән әйләнеп кайткач, район клланучылар җәмгыятендә товар ташыган. Кичке урта мәктәптә белемен күтәргән.

1965 елның 8 июненнән чирек гасыр буенча районның «Игенче даны» (1932―1965 елларда «Колхоз ударнигы», хәзерге «Актаныш таңнары») газетасында әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән. Актаныш ― Яңа Әлем арасын барып-кайтып көн саен 5 чакрым юл үтә торган булган. Әлеге газета битләрендә хәбәрчеләр хәрәкәтен җанландыруга күп көч керткән, үткен, йөгерек телле каләме белән җитешсезлекләргә каршы көрәшкән, алдынгыларга дан җырлаган. Укучы иҗатчыларны да әдәби мәйданга чыгаручы остаз булган. 1982 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителгән.

«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзасы ― шагыйрь буларак, «Актаныш – туган ягым», «Эт, мәче ник дус түгел?», «Хезмәттә танылганнар һәм шигырьләргә салынганнар» дигән җыентыклары белән танылган (барысы да район басмаханәсендә дөнья күргән). Хәмит Миңнегалиев ― шигьрияткә салмак, әмма нык адымнар белән килеп кергән авыл шагыйреЯңа Әлем мәдәният йортында юбилей кичәсе. Актаныш муниципаль районы, 27.03.2015. Бала чактан ук такмаклар чыгарырга оста булган. Аның шигырьләре уй-фикерләренең саллылыгы, хисләрнең гамьлелеге белән куңелне әсир итә. Шигырьләренә композиторлар тарафынннан көйләр язылган Хәмит Миңнегалиев (Автор песен). Татар җырлары: «Актаныш – туган ягым» (Илгиз Закиров көе, Хәнәви Шәйдуллин репертуарыннан), «Дуслык җыры» (Инсаф Хәбибуллин көе). Соңгы китабы ― «Туган көнегез белән».

2006 елның 13 маенда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале Хезмәт ветераны медале 1990 ― Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Шәхси тормышы Хатыны Мофаваза белән 6 бала үстергәннәр. 1958 елгы улы Халит – рәссам, сынчы. Кызы Рәмзия Актанышта яши.

Хәтер 2025 елның 19 декабрендә Яңа Әлем авылы мәдәният йортында журналист, шагыйрь Х. М. Миңнегалиевның 95 еллыгын искә алу кичәсе үткән. Кичәдә шагыйрь Илфак Ибраһимов, язучы Әмирҗан Моталлапов катнашкан«Кеше гомере — бер яшен». «Мәйдан» журналы ВКонтакте, 24.12.2025. Туган ягында Хәмит Миңнегалиев исемендәге бүләк булдырылган (бүләк ияләре Роберт Сәлахиев, Язилә Галләмова һ.б.) Бик яхшы кеше иде дип искә алалар Хәмит Миңнегалиев турында. Алсу Галеева Вконтакте, 26.12.2025.

Искәрмәләр

Әдәбият Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш — туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. — Б.466. Сылтамалар Алсу Галеева. Язучы, шагыйрь, журналист Хәмит Миңнегалиевны искә алу кичәсеннән репортаж. «Актаныш яңалыклары», 25.12.2025.

Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнүчеләр