Наручат, МохшиБелорыбкин Г. Н. Мохши / Пензенская энциклопедия. М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001, с. 354, Нуриҗан, Мукшы (, H. Paasonens Mordwinisches Worterbuch (Lexica Societatis Fenno-Ugricae), Helsinki, 1990 ISBN 951-9403-31-0) ― авыл, Россия Федерациясе Пенза өлкәсе Наручат районының административ үзәге.

География Авыл Шалдавыч елгасының Мукшы елгасына (Ока кушылдыгы) койган урыныннан 2 км ераклыкта, Шалдавычка Лопужовка елгасы кушылган урында урнашкан. Мәскәүдән автоюл буенча ― 560 км, Пензадан ― 150 км ераклыкта. Иң якын тимер юл станциясе ― Ковылкино (Куйбышев тимер юлының Мәскәү-Самара линиясе).

Тарих Рус телендәге Википедия версиясе буенча, торак пункт Югары Идел татарлар килгәнче, якынча VIII―IX гасырлар чигендә барлыкка килгән, мукшыча исеме ― Нороньшящть. Урта гасыр мукшы патшалыгы Мурунзаның (Европада Моксель буларак билгеле) башкаласы булган, имеш. Бер риваять буенчаМордовская мифология/ Энциклопедия. Саранск, 2013. Том 1, с.151, Нороньшящть Бату хан яуларына каршы көрәшкән мукшы кенәзенең кызы (1217―1242) биләмәсе булган. Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бу версия бары мукшы халык иҗатына гына нигезләнә һәм тарихи-архологик чыганаклар белән ныгытылмаган.

Пенза тарихчысы Г. Белорыбкин раслаганча, Наручат кальгасын югары Мукшы елгасы буенда бортаслар XII гасырда мукшы җирләренә төзеп куялар. Ул Бортас кенәзлегенең шул яктагы төп үзәге булып тора. XII—XIII гасырларда бортаслар инде тулысынча мөселманнар булалар.

Батый гаскәрләре тарафыннан 1237 елда яулап алынган. Соңрак шәһәр Мохши исеме астында Алтын Урда составына кергән, Алтын Урданың Наручат улусының үзәге булган. Үзбәк ханның төп резиденциясе буларак, шәһәр Алтын Урданың вакытлы башкаласына әверелгән. Мохшиның тәңкәләр йорты акча сукканЛебедев В. П., Зорин А. В. (Россия. Дзержинск, Нижегородской обл.; Курск) Денежное обращение Курской земли в золотоордынское время / Степи Європи в епоху середньовіччя Збірник наукових праць. — 2008, Том 6.. 1313 елда Үзбәк хан урыс митрополиты православие дине иреге турында ярлык тапшырган, шулай ук Тверь, Новгород, Мәскәү, Рязань, Литва һәм башка шәһәр-илләрдән кенәзләрне һәм илчеләрне кабул иткән. 1320 елда биредә Үзбәк хан рәсми рәвештә ислам кабул иткән, Мохшида беренче мәчет төзелгән.

Алтын Урданың Саратовтан алып Волгоград өлкәсенең Дубовкасына кадәр Иделнең уң ярын үз эченә алган төбәгендә 3 эре Алтын Урда шәһәре ― Үкәк, Бельджамен һәм Мохши исәпләнә.

1360нчы елларда Мохшы каласын Бельджаменнан килгән Тагай бәкНа монетах выбито: Печать бека Тагая. На обратной стороне монеты: Чекан Мохши. яулый. 1365 гелда Тагай Рязань кенәзлеге белән бик каты сугыша. 1377 елны Мохши белән олысны Сарайдан куылган Гарәпша хан яулый. Яңа хаким Гарәпша шул ук елны Пьяна буенда сугышта урысларны тар-мар итә һәм Түбәншәһәрне яндыра. Алар хакимлеген вакытында Мохшыда көмеш һәм бакыр тәңкәләр сугу үзәге булаПачкалов А. В. Монетные дворы Золотой Орды и их локализация // Archivum Eurasiae Medii Aevi. Vol. XIII. Wiesbaden, 2004.. Гарәпшадан соң Мохши каласында татар хакимнәре башка булмый. Туктамыш хан Мохши олысын Алтын Урда контролена кайтара, һәм шундук аны мукшы кенәзләренә идарәгә тапшыра. Шәһәрнең төп татар аксөякләренең кайсыберләре рус кенәзләренә хезмәт итәргә китәләр. Алардан урыс дворяннары Араповлар, Кулунчаковлар, Кугушевлар таралалар.Общий Гербовник Дворянских Родов.

1395 елда Мохши Аксак Тимер тарафыннан җимертелгән.

XVII гасыр башында шәһәр Наручат шәһәрлеге () исеме белән яңадан торгызылган. 1780 елдан ― Пенза наместниклыгы Наручат өязенең өяз шәһәре.

1819 елда Наручатта төрмә төзелгән, ул 1959 елга кадәр эшләгәнТюремный комплекс.

1926 елдан ― шәһәр статусын югалткан, авыл һәм Беднодемьяновск өязенең волость үзәге булган. 1928 елдан ― Урта Идел өлкәсенең Мордва округының Наручат районы үзәге. 1939 елдан Пенза өлкәсе составында.

Өйрәнелү тарихы 19 гасыр урталарында рус тарихчы-нумизматлар, аеруча Христиан Френ, Мукшы шәһәрендә Үзбәк-хан исеменнән сугылган татар акчаларын өйрәнә башлыйлар. Шәһәр урынын Урта Азиядә дә, Түбән Иделдә дә эзлиләр.

Шәһәрнең урыны очраклы рәвештә табыла. 1916 елда Сарату галимнәре биредә мәчет калдыклары булган Коръән язулы ташларны өйрәнә башлый. Археологлар арасында табылдыкларның төгәл датасы (IX-X гасырмы әллә XIV гасырмы) турында беренче фәнни бәхәсләр туа. Бу урында Мохши шәһәре булганлыгын беренче итеп Сарату галиме А.Кротков исбатлый. Кротков йөзләгән татар акчаларындагы язуларны тәрҗемә итә, ханнар исемнәрен ачыклый.

Халкы

Шәхесләр Александр Куприн (1870—1938), рус язучысы.

Искәрмәләр

Әдәбият Белорыбкин Г. Н. Мохши / Пензенская энциклопедия. М.: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001, с. 354.

Сылтамалар Наровчатcкое землячество Наровчатские пещеры на сайте PRO Speleo На сайте «Пензенская область: города, веси, люди» На портале «Суслоны»

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Алтын Урда шәһәрләре Төркем:Пенза өлкәсе район үзәкләре Төркем:Наручат районы торак пунктлары