Вил Ганиев (Вил Хәлим улы Ганиев, , — , ) — шагыйрь, әдәбият белгече, тәрҗемәче, РФның атказнган мәдәният хезмәткәре (1994). Биографиясе 1934 елның 10 июлендә Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Норлат авылында туган. 1957 елда Казан университетын тәмамлый. «Казан утлары» журналында эшли.
Сәләтен күреп Вил Ганиевне 1959 елда Мәскәүгә Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакыралар. Анда ул төрки телләрне ныклап өйрәнә. Назыйм Хикмәт, Махтумкули, Кербабаев, Жамбул һәм бик күп татар әдипләренең шигырьләрен русчага оригиналдан тәрҗемә итә. 1964–1967 елларда ул «Советский писатель» нәшриятында, 1967–1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Биредә П.Антокольский, Н.Тихонов, А.Твардовский, С.Липкин, Р.Моран, М.Львов кебек әдипләр белән хезмәттәшлек итә. Бер үк вакытта Әдәбият институтында (1986–1994) укыта. 1997 елдан Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында эшли. Тәрҗемә итү белән бергә татар әдәбиятының XX гасыр классик әдипләре иҗаты турында күп кенә фәнни очерк-мәкаләләр яза. Вил Ганиевкә 1994 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
2005 елның 7 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Ваганьков зиратына җирләнгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар тәрҗемәчеләре