Максим Рәсим улы Шәрәфетдинев ( , ) — Россия журналисты, «Первый канал» телеалыпбаручысы.
Тормыш юлы Максим Шәрәфетдинов 1980 елның 15 сентябрендә Казанда туа. «Дүрт татар» командасы составында КВН уйнаганПервый канал. Официальный сайт. Лица. Максим Шарафутдинов. Казанда 39 нчы урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда сәнгать студиясенә йөргән, «Татуирос» радиосында ди-джей булып эшләгән, «Irene Studio» вокал студиясендә шөгыльләнгән.
Казан дәүләт техник университетын (КАИ) тәмамлый. Студент елларында университетта еш кына студентлар чаралары алып барган. 2002 елда «Россия» каналының «Стань звездой» телевизион конкурсында катнаша — проект финалына кадәр барып җитә һәм иң яхшылар егермелегенә керә. Татарстан Республикасы телевидениесендә эшләгән, аерым алганда, «Эфир» телеканалында «Город» программасын алып барган. 2006 елның көзендә телевидениедән китәргә һәм банкка эшкә күчәргә дигән фикерне карый.
2007 елның гыйнварыннан «Первый канал»да яңалыклар алып баручы булып эшли. Башта яңалыкларның иртәнге чыгарылышын Валерия Кораблёва белән чиратлашып алып бара. 2011 елда «Төнге яңалыклар»га эшкә күчә, анда ул 2017 елның декабрендә ябылганчы эшли. 2014 елдан шулай ук Ерак Көнчыгышка һәм Себер + якын һәм ерак чит илләргә «Время» программасын алып бара.
2010 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе алып барган.
2014 елның февраль-март айларында Сочида «Первый канал» Олимпия бригадасы составында яңалыклар чыгарылышын тәкъдим итә. 2014 елның сентябрендә Сочи шәһәрендә 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннары вакытында эшләгән өчен, «Первый канал» хезмәткәрләре командасы составында «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.
2016 елның сентябреннән 2017 елның мартына кадәр шулай ук 14:00 сәгатьтә яңалыкларның кыска көнлек чыгарылышын Екатерина Березовская, соңрак Юрий Липатов белән чиратлашып алып бара.
«2013 елгы Универсиада илчеләре» программасында катнашкан (2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада). 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты илчесе.
«Первый канал»ның башка телепроектларында актив катнаша, алар арасында «Форт Боярд», «Вышка», «Ледниковый период».
2024 елның октябреннән Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында () телетапшырулар алып баручыларын әзерләү курсын җитәклиМаксим Шәрәфетдинов ВГИКта телевидение алып баручыларын әзерләү курсын җитәкләячәк. Татар-информ, 26.09.2024. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2026 ― Дуслык ордены (Россия)Максим Шәрәфетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 30.09.2026
Шәхси тормышы Өйләнгән. Кызы һәм улы бар.
Искәрмәләр
Төркем:Русия журналистлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Телевидение дикторлары
Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләрТөркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләреТөркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары