Айва () — розачалар гаиләлегеннән җимеш агачлары яки куаклары ыругы.
Айва ыругының бердәнбер кыргый төре — гади айва яисә озынча айва () Кавказ артында, Иранда, Кече Азиянең көнчыгышында үсә. Җиләк-җимеш культурасы буларак Алгы Азиядә, Урта диңгез буйларында, Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада, Көнчыгыш һәм Урта Азиядә, Төньяк һәм Көньяк Америкада, Австралиядә үстерелә. Җимешеннән кайнатма, компот, цукат ясыйлар.
Искәрмәләр
Чыганаклар Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: якынча 10000 сүз / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев ред. — Казан: Мәгариф, 1998. — 655 б.
Төркем:Җиләк-җимеш