Флүр Баһаутдинов, Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов (1958 елның 10 гыйнвары, ТАССР, Мөслим районы, Иске Вәрәш) — хокук белгече, 2004-2014 елларда Татарстан Республикасы Конституцион суды судьясы (2014 елдан отставкада), ТР прокуроры ярдәмчесе (2014 елдан), 1нче класслы судья (2013), юридик фәннәр докторы (2005), профессор, ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан). Россия юристлар әгъзасы (2012). Татарстанның атказанган юристы (1997). Публицистика өлкәсендә Р. Төхфәтуллин исемендәге (1995), ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт (2010) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1958 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Мөслим районы Иске Вәрәш авылында биш балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисе Нуретдин (?-1959) күмәк хуҗалыкта бригадир, әнисе Рауза күмәк хуҗалыкта эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Мөслим районы үзәгендәге урта мәктәпнең рус классын алтын медальгә, «Хокук» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1979-1982 Татарстан АССР Кукмара, Минзәлә районнары прокуратураларында стажер, тикшерүче.

1982-1990 Татарстан АССР прокуратурасы өлкән тикшерүчесе, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче. ССРБ Прокуратурасының махсус бригадасы составында (Гдлян, Ивановлар белән бергә) Үзбәкстанда күләмле икътисади җинаятьләрне тикшерүдә катнашаВасил Гайфуллин. Үз язмышын үзе язучы. Китапта: Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4.

1990-1996 Әлмәт шәһәре прокуроры.

1996—1997 Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.

1997-2002 Казан шәһәре прокуроры.

2002-2004 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе урынбасары, департамент җитәкчесе (2003-2004).

2004-2014 Татарстан Республикасы Конституция суды .

2014 елдан Татарстан Республикасы прокурорының хокукый мәгариф буенча урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге Конституцион хокук, прокурор күзәтүе, җинаять хокукы һәм тикшерү процессы мәсьәләләре буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм дәреслек, юридик вузлар студентлары һәм гамәли хезмәткәрләр өчен 9 уку һәм укыту-методик әсбабы авторы. Төп гыйльми хезмәтләре үзәк нәшриятларда һәм Мәскәү журналларында басылган. «Прокурорның өстәл китабы» (, 2002, Мәскәү), «Россиядә җинаять эшләрен башкару» (, 2004, КДУ) китапларының автордашы.

1996 елдан КДУның юридик факультетында укыта. 2005 елдан Социаль белем академиясенең (Казан социаль-юридик институты) җинаять хокукы һәм тикшерү процессы кафедрасы мөдире.

Иҗаты 1985-1990 елларда Казан телевидениесендә «Кеше һәм закон» тапшыруын алып бара.

Тикшерүче буларак тупланган бай материалларга таянып язылган повестьлары, очерклары һәм хикәяләре («Наступление на зло», «Наступление на зло продолжается», «По закону 1934 года», «Короткая жизнь длинного рубля» һ.б.) сәләтле язучы итеп таныта. Мөслим районында туган якташлары турында китаплар («Наил Әюпов. Иҗат портретына штрихлар», «Моң бишегем Мөслим», «Без Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар», «Зифа Басыйрова» һ.б.) язган.

Китаплары 2005 елдан «Күренекле кешеләр тормышы» авторы. 2005 «Ул беренче иде» () — Татарстан АССРның беренче прокуроры, юстиция халык комиссары Г.Б. Баһаветдинов (1897-1938) турында. 2007 «Университет. Юрфак. Бажанов» — КДУ профессоры (1962), хокук фәннәре докторы (1959) А.Т. Бажанов (1898-1983) турында. 2009 «Профессор Ф.Н. Фәткуллин мәктәбе» () — КДУ профессоры (1968), хокук фәннәре докторы (1966) Ф.Н. Фәткуллин (1931) турында 2010 «Музалар һәм хокук» () — иҗатка сәләтле юристлар, музалар һәм хокукның үзара бәйләнеше турында. 2014 «Гаҗәеп гыйлемле кеше» () — КДУ ректоры, Казан губерна прокуроры, хокук докторы (1814), профессор (1817) Г.И. Солнцев (1786-1866) турындаЧабаксар китапханәләре берләшмәсе сайтында. «Татарстанда күренекле юристлар» () «Сәхнәдә ут сүнгәч» () (И. Илялова белән берлектә) 2016 «Канунда юмор» ()

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 Рафаил Төхфәтуллин премиясе 1996 И.И. Карпец исемендәге Бөтенроссия яшь галим-хокук белгечләре бәйгесе лауреаты – I премия 1997 Татарстанның атказанган юристы 2005 Казанның меңьеллыгы медале 2010 ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге 2014 РФ прокуратурасының «» медале 2025 ― «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе – «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә – «Республика Татарстан» Журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесенең финалистлары игълан ителде. Татар-информ, 7.05.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар

ТР ФА рәсми сайтындагы сәхифәсе ТР Конституция суды рәсми сайтындагы сәхифәсе Ф.Н. Баһаутдинов ТР эшлекле үзәге сайтында Ф.Н. Баһаутдинов Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайтында Районыбызның хөрмәтле кешеләре. Мөслим районының «Рәсми Татарстан» порталындагы сәхифәсе

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган юристлары Төркем:Хокук белгечләре Төркем:Профессорлар Төркем:Хокук фәннәре докторлары Төркем:ТР ФА мөхбир-әгъзалары Төркем:Казыйлар Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре