Габдрахман Измайлов (Габдрахман Йосыф улы Измайлов, , — , ) — сәясәт эшлеклесе. БК(б)Фнең Казан каршындагы мөселман бүросы җитәчеләреннән берсе (1918), Бөтенбашкорт гадәттән тыш кәмисиясе рәисе (1919), ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1920-1921), Таулы халыклар АССРның президиумы сәркәтибе (1921-1923). 1923-1929 елларда Казанда: ТАССР хезмәт, эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссариатларында, БК(б)Фнең Бауман җаваплы сәркәтибе (1924),http://guides.rusarchives.ru/browse/guidebook.html?bid=516&sid=1580783 Камил Якуб ис. полиграфия-нәшрият комплексы директоры, «Яңа китап» нәшириятендә идарә рәисе урынбасары. 1930-1931 елларда язу машиналары остаханәсендә Көнчыгыш телләре буенча киңәшче, курсларында укытучы.

1933 елда куга алынган. ««Иттифак» инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп 8 ел лагиргә хөкем ителгән. 1957 елда акланган. Искәрмәләр