Катанов тыкрыгы, Николай Катанов тыкрыгы () — Казанның Вахитов районындагы (Постау бистәсе) урам (тыкрык). Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече Николай Катанов (1862-1922) исемен йөртә.

Тарих Элекке исемнәре — инкыйлабка кадәр Өченче гимназия тыкрыгы, 1923 елга кадәр Городецкий тыкрыгы, Гимназия тыкрыгы, 1920 еллар ахырына кадәр Коммуна мәктәбе тыкрыгы, 1930 еллардан Мәктәп урамы, 1950 еллардан . 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карарыКазан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005 белән Мәктәп тыкрыгының Маяковский урамыннан башланып, Свердлов урамы (хәзерге Петербург урамы) белән тәмамланган өлешенә Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече, Казан дәүләт университеты һәм Казан руханилар академиясе укытучысы, беренче хакас профессоры Николай Катанов (1862-1922) истәлегенә аның исеме бирелгән. Н.Ф. Катанов шул тыкрыкта яшәгәнгә күрә, инкыйлабка кадәр үк тыкрыкның халык арасындагы рәсми булмаган исеме «Катанов тыкрыгы» булган.

Игътибарга лаек объектлар

Бөек Ватан сугышы мемориалы 8нче йорт — Академик Арбузовлар музее 1нче йорт — ССРБ Каһарманы Б.К. Кузнецов исемендәге кадет мәктәбе-интернат (Чемезов йорты, инкыйлабка кадәр Өченче ирләр гимназиясе) «Катанов» торак комплексы

Галерея

Тыкрык белән бәйле шәхесләр

Гариф Гобәй Эрнст Улумбәков

Әдәбият Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1989.

Сылтамалар Прогулка по Казани: Школьный переулок. info.tatcenter.ru, 13.10.2006 В Казани появился переулок, названный именем монархиста-черносотенца. ruskline.ru, 22.07.2005 Катанов тыкрыгы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Вахит районы урамнары Төркем:Николай Катанов