Шәле авылы — Казан артындагы иң зур татар авылы. Ул Питрәч районында, район үзәгеннән 10 км көньяктарак урнашкан. Авыл артыннан Казан-Уфа автомобиль юлы уза. Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1989 елда 3131 кеше (татарлар), 2000 елда 2980 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Хастаханә. Мәчет – 19 йөз ахыры архитектура истәлеге.

Географиясе Шәле Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 37 чакрым, ә район үзәге Питрәчтән көньяк-көнчыгышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 2819 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,28%, башка халыклар — 3,44%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,28%.

Танылган кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1920-04-15 Мәрфуга Шәйхиева 2003-05-13 Татарстан 1950-07-01 Камил Кәримов Казан дәүләт мәдәният институты язучышагыйрьсатирик

Ренат Әюпов, режиссер, Мәгъсүм Гәрәев, журналист, публицист, Камил Кәримов, язучы-сатирик, прозаик, Мөхәммәт Садыйков (1934―2023), шагыйрь, журналист, укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы (Шәле мәктәбе укытучысы). Шамил Садыйков (1977), журналист һәм медиаменеджер, Алсу Хәсәнова, «Ватаным Татарстан» газеты журналисты, Ренат Шәмсетдинов, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты, Мәрфуга Шәйхиева (1920-2003), Социалистик Хезмәт Каһарманы.