Радик Шәймиев, Радик Минтимер улы Шәймиев () — бизнесмен, «НИРА – Экспорт» ҖЧҖ генераль директоры (1992 елдан), «ТАИФ» ААҖ () директорлар шурасы әгъзасы (1996 елдан). «Рубин» футбол клубы президенты (2017 елның маеннан). Автокросс буенча Европа чемпионы (2003), халыкара класслы спорт остасы.
Тәрҗемәи хәле 1964 елның 14 ноябрендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган.
1982-1989 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында «инженер-төзүче» белгечлегенә укый. 1983-1985 елларда, институтның 2нче курсыннан соң, Кызыл байраклы Тын океан флотында хезмәт итә. Армиядән соң институтны кызыл дипломга тәмамлый.
1989-1990 елларда «Казгражданпроект»ның 2нче санлы архитектура-планлаштыру остаханәсендә инженер.
1990-1992 елларда «Казан» тышкы сәүдә берләшмәсенең фәнни-җитештерү үзәге генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
1992 елдан «НИРА–Экспорт» ҖЧҖ оештыручысы (Никола Копривица белән бергә) һәм генераль директорыFB.ru. НИРА Никола, Радик исемнәренең беренче ике хәрефеннән ясалган.
1996 елдан «ТАИФ» ААҖ генераль директорының баш киңәшчесе.
1998 елда «Татнефть» ААҖ директорлар шурасы составына керә.
2017 елның маеннан «Рубин» футбол клубы президенты Рубин тулысынча ТАИФ ширкәте канаты астына күчте. Азатлык Радиосы,31.05.2017.
Гаилә хәле Әтисе — Минтимер Шәймиев. Әнисе - Сәкинә Шакир кызы (1939-2018). Абыйсы – Айрат (1962). Беренче хатыны Наилә Илгиз кызы (1965), табиб Радик Шаймиев: биография, деятельность, личная жизнь. кызы Камилә Радик кызы (1987) Икенче хатыны, ике баласы.
Санкцияләр 2025 ― Канада «Нира-Экспорт» компаниясе генераль директоры Радик Шәймиевка каршы чикләүләр (финанс чикләүләре һәм Канадага керүне тыю) керткән Канада внесла в санкционные списки Айрата и Радика Шаймиевых. Бизнес-Онлайн, 17.06.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 ― «Почет ордены» (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен. Искәрмәләр
Сылтамалар ТР эшлекле үзәге сайты «Рубин» ФК сайты Р.М. Шәймиев «Чикләрсез татарлар» сайтында
Моны да карагыз Forbes журналы рейтинглары турында РФ миллиардерлары турында «Рубин» футбол клубының яңа президенты Р.М. Шәймиев белән әңгәмә
Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Миллиардерлар Төркем:Европа чемпионнары Төркем:Спорт осталары Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Почет ордены кавалерлары